Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Файдалы балан кесәле

Балан – иң күп кулланыла торган үсемлекләрнең берсе.

Балан – иң күп кулланыла торган үсемлекләрнең берсе. Татар аны ризык итеп тә, халык медицинасында көчле дәвалау чарасы буларак та кулланган. Халык медицинасында аның җимеше, кайрысы, төше файдаланыла:

  • балан суы сулыш юлларына салкын тигәндә, йөткергәндә, бронхиаль астма вакытында файдаланыла, биттәге бетчәләрне бетерә;
  • өлгергән, туңдырылган җимеш баш авыртуын баса. Баланны сытып ярага куялар;
  •  балан төнәтмәсе ашказаны җәрәхәте вакытында, йөрәк чәнечкәндә, чуан, экзема, тире үлекләгәндә файдалы;
  • балан чәчәге төнәтмәсендә диатез, экзема, тире туберкулезы белән чирләгән  балаларны коендыралар;
  • ис тигәндә балан чәйнәргә, колакларга берәр балан җимеше куярга кирәк.

Балан кесәле

Баланны салкын суда юып саркытканнан соң тиз генә пешекләп алалар һәм иләк аша уып чыгаралар. Марля аркылы сөзгәннән соң, кесәл өчен балан суы әзер була. Икенче бер савытта шикәрле су кайнатыла. Шикәле су кайнап чыкканнан соң аңа алдан әзерләнгән балан суы салына һәм, болгата-болгата, салкын суда җебетелгән бәрәңге оны салып, кесәл пешерелә. Кайнап чыкканнан соң кесәлне, ут өстеннән алып, стаканнарга бүлеп чыгалар һәм салкын урынга куялар. Суынып җиткәч, кесәл табынга бирелә. 1 стакан кесәл өчен:

  • 30 - 40 г балан
  • 30 г шикәр комы
  • 10 - 12 г бәрәңге оны
 
Фото: babyben.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев