Логотип Казан Утлары
Татарстан. Тарих. Шәхесләр.

Бер горурлык хисе

Сәрвәрия ападан: «Сезнең гаиләдә кем баш та, кем муен?» дип сорасалар, ул: «Бездә «баш»ы да, «муен»ы да юк, нибары ике канат һәм шул канат астында балалар бар...» – дип җавап биргән...

Агач нәселе җир үтә карар,

адәм нәселе ил үтә карар.

Татар халык мәкале.

 

Данлыклы Яһудиннар гаиләсен республикада яхшы беләләр. Җәмил Габделхәй улын озак еллар хокук сагында хезмәт иткән, аннары ТР Дәүләт Советының законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитетын җитәкләгән шәхес буларак хәтерләсәләр, Наилнең исә илнең КамАЗ заводы, ак шәһәр күтәрергә алынган чорындагы җитди хезмәтләре тарихка теркәлгән. Шамил Яһудинның да нефть промышленносте

өлкәсендәге эшчәнлеге күпләргә мәгълүм. Ул «Татнефтепром-Зюзеевнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры. Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт

премиясе лауреаты. ТР Дәүләт Советы депутаты. Шул ук тармакта хезмәт куйган Вил һәм РКБда баш табиб урынбасары булып кешеләр сәламәтлеге сагына баскан Рамил хакында да мактау сүзләре даими ишетелеп тора. Ике кыз туганнары: София үзен – төзелеш, Әлфия программист хезмәтенә багышлый. Биш бертуган ир-егетләрнең олысы – Җәмил Яһудин фәннәр кандидаты, Наил, Шамил, Рамил – фән докторлары.

Барысы да Татарстанның, Россиянең атказанган хокук, төзелеш, нефть промышленносте, медицина хезмәткәрләре. Сүз уңаенда шуны да әйтик: шушы көннәрдә Шамил Яһудин тагын бер

дәрәҗәгә – «Татарстанның атказанган нефтьчесе» исеменә лаек булды. Бу мәгълүмат, әлбәттә, бик кыскача гына... Чөнки аларның һәммәсе хакында да бер китап язарлык.

Әлеге язмада сүзебез шушы зур шәхесләрнең «чишмә башы» – аларның әти-әниләре

 

Габделхәй

 

Абзалетдин улы һәм Сәрвәрия Шәкүр кызы хакында булыр. Шунысын да әйтик: Яһудиннарның зур югалту кичергән айлары: Сәрвәрия апа фанилыкны калдырып, бакыйлыкка күчкән… Безнең алар белән чор, заман хакында сөйләгән хатирәләребез

олуг Ана рухына ул-кызларыннан дога булып барсын.

***

Сәрвәрия ападан: «Сезнең гаиләдә кем баш та, кем муен?» дип сорасалар, ул: «Бездә «баш»ы да, «муен»ы да юк, нибары ике канат һәм шул канат астында балалар бар...» – дип җавап биргән. Ире – Габделхәе белән 70 ел буена иңне иңгә куеп, тормыш йөген тартып, җиде бала үстергән, аларны шәхес итеп тәрбияләгән Ак әбинең тапкыр җавабында АНА дигән бөек исемне раслый торган чын хакыйкать ята кебек. Ни дисәң дә, гаиләдәге иң олы бурыч – бала тәрбияләү вазифасы күбрәк хатын-кыз өстенә төшә шул.

 

Cәрвәрия

 

Бүреләр... Юл буенда улап озатып калган бүреләргә күз ияләшсә дә, күңел күнекми.

Сугыш чорында, әллә ирләр юклыкны тоеп, әллә ачлыктан аеруча азына алар. Ә бит Ульян өлкәсенең Әбдери авылыннан Куйбышев районына кергән Камышлыга кадәр ара байтак: Сәрвәриягә 25 чакрым юлны җәяүләп тәпилисе бар. Биштәрдә әнисе салып

җибәргән бәрәңге, ипи, дөресрәге, атналык ризык шунда. Ач бүреләр моны сизмиме соң! Кызларның каршысына ук чыгып утыралар. Биштәрне чишеп, беркүпмесен юлга ташлыйлар да яңадан алга атлый кызлар.

Куркудан хәлсезләнгән аяклары көчкә-көчкә буйсына. Тик бүреләр кызларга һөҗүм итү турында уйлап та карамый. Әллә ризык беткәнне күреп, әллә тамаклары туеп, юлдан читкә чыгалар да урманга табан сыпырталар. Кайчандыр мәчет вазифасын үтәгән бинада кызларның тулай тораклары – шунда кайтып җиткәч кенә, җиңел сулап куя алар.

1943 елның кара көзендә Камышлы педагогия училищесына барыргамы, юкмы, дип уйлый торгач: «Әти сугыш кырыннан исә-сау әйләнеп кайтмыйча, беркая да китмәячәкмен», дип катгый карар кабул итә Сәрвәрия. Шулай да аны әнисе Хәдичә апа күндерергә тырыша. Әле бит анда өч тапкыр ашаталар да икән... Сәрвәриягә: «Һич югы тамагың тук булыр, кызым. Фронтка язарбыз, укытучы булуыңа әтиең дә сөенер», – дип, хәер-фатихасын бирә. Юк, юк, ачтан үлмәслек ризык бирелгәне өчен түгел, гыйлем алу теләге көчле булганга, хәтта бүреләр белән күзгә-күз очрашудан да курыкмый, юл озынлыгы да өркетми аны.

Югыйсә Сәрвәрия моңарчы да башка авылдашлары кебек унике яшьтән үк үзен илгә хезмәткә багышлый, «Барысы да җиңү өчен! Барысы да фронт өчен!» дип бөтен йөрәге белән хәсрәтле көннәрнең тизрәк тәмамлануын көтеп яши. Хәер, ул башкаларны

уздырып та җибәрә: тракторчылыкка укып чыга. «Тимер ат»ны иярләгән унбиш яшьлек кызга күпләр кызыгып та, сокланып та карый. «Фарзан» тракторларының да әле ул чакта фаралары да юк, төннәрен кырларда эшләгәндә, алдан керосин лампалары белән яктыртып баручылар һич күңеленнән китми Сәрвәриянең. Көне-төне эшләп, ике ел буена җиңүне якынайта шулай...

Ул чакта әле Сәрвәрия тәкъдир кавыштырачак яры – Габделхәенең дә ил гаме белән януын, үгез җигеп, колхоз кырларыннан көлтә ташуын күз алдына да китерә алмый...

 

Габделхәй

 

Сугыш... Ир-егетләрнең җанына гамь салган чорлар. 13-14 яшьлек яшүсмерләр җилкәсендә – дөнья йөге. Габделхәй дә әтисен, абыйсын сугышка озаткан. Бер-бер артлы авылга кайгылы хәбәрләр килә. Габделхәйләр йортын да читләп үтми алар.

Әтисе Абзалетдин дә, абыйсы Габделәхәт тә сугыш кырында мәңгелеккә ятып кала.  Нишлисең, ил белән бергә, язмыштан узмыш юктыр, дип эчтән әрнесәләр дә, тыштан килешә өйдәгеләр.

Өлкәннәр: «Үлсәң дә, туган җиреңә ябыш» дип кабатлаганда, чандыр яшүсмергә киребеткән үгезне тәртә арасына кертүе бер дә җиңел эш түгел шул. Әмма Габделхәй бирешми: әтисе өчен дә, абыйлары өчен дә эшли. Ә чебен-черки мыжлап торган көзге

бер көнне үгез бөтенләй чыгырдан чыга: җигүле килеш Карамалы елгасына карап чаба. Яшүсмернең йөгәнләргә тырышуын һичнигә санамыйча, койрыгы белән чебенчерки куган арада, арбадагы бодай көлтәләре чүмәләсе белән агып та китә. Бодайның

бөртегенә дә тияргә ярамаган заманда, чарасыз калган яшүсмер гаепсездән гаепләнә: ачуланып, орышып та карый соң аны авыл апалары. Аларның ачлыктан сулган йөзләре, сагыну-сагыш тулы күзләре Габделхәйнең гомере буена күз алдында тора.

Ләкин көннәрдән бер көнне аның үзенә дә чират җитә: егетне Кызыл Армия сафларына алалар. Ульяновскида танк училищесында әзерлек курслары үткәннән соң аны да сугышка озаталар. 1944 елның караңгы көзе була бу. «Мондый мәхшәрне

бездән соңгы буыннарга күрергә язмасын, җир өсте ватык техника, мәетләр белән тулды», – дип сөйли Габделхәй ага.

Ул чакта сугыш кырында туган ягында бүреләр азынган урманнарны бер генә күз алдыннан үткәрмәгәндер егет. Әмма бүреләр Сәрвәрия исемле чибәр кызга тимәгән кебек үк, Габделхәйгә дә бер мәртәбә дә һөҗүм итмиләр. Ә монда – Кенигсберг тирәсендә, мәетләрдән түшәлгән җир өстенә үз күзләренә үзе ышанмыйча карап торганда, фашизмның бүреләрдән күпкә куркынычрак булуын аңлый ул. «Ир-егет өйдә

туар, яуда үләр» дигәнне ишеткәне булса да, әлеге коточкыч күренештән тәмам өнсез кала. Барысы да кемнәрнеңдер газиз балалары ласа! Өйдә көтеп зарыккан әниләре бардыр, дип өзгәләнә.

Ләкин яулар аяусыз... «Соңгы каным тамганчы көрәшәчәкмен!» дип, үз-үзенә сүз биреп, сугыш ахырына якынлашып килгәндә ... аның үзен дә мәетләр арасыннан табып алалар. Сызраньга хәрби госпитальгә озаталар. Җиңү яулап каты яраланган, контузия

алган егет, беркүпме госпитальдә дәваланып, 1946 елда туган авылы – Самара өлкәсе Кошки районы Иске Фәйзуллага кайтып егыла.

Хәер, «егыла» дию дөрес үк тә түгелдер, егылырга ярамый аңа. Көчле умарта гүләвеннән билгеле дигәндәй, ата-бабадан күчә килгән тормышны, яшәүне сөю көче яраларны ялмаштырып булса да, иртәгәсе көнгә ныграк атлап керергә чакыра. Җитмәсә,

укытучы булып авылга Сәрвәрия Мәҗитова дигән кыз килгән, ул башлангычларга белем бирә икән. Балаларның куанычы эчләренә сыймый: дәресләрне аеруча кызыклы итеп алып бара, диләр. Дөнья нужасыннан арып, укытучылары белән әкиятләр иленә

килеп кергән укучылар өчен офыклар киңәеп киткәндәй тоела. Яхшыдан яманны аерырга өйрәтә Сәрвәрия апалары шулай.

Авылда матди юклык өстенә рухи караңгылык хөкем сөрә. Укытучылар җитешми.

Габделхәй дә Самарадагы педагогия училищесына юл тота.

 

Мәхәббәт

 

Сәрвәрия белән Габделхәй бер мәктәптә эшлиләр. Кыз оялчан, егет тә тотнаклы.

Күп үлемнәр күргән, афәтле елларны кичеп исән калган... Йөрәге тулы яра, җаны тулы җәрәхәт аның. Сөйләшеп китәр өчен дә шактый вакыт кирәк була әле. Югыйсә, сәбәп тә бар: икесе дә агитаторлар, халык арасына гел бергә чыгарга туры килә. Укытучылар авыл клубында халык өчен концертлар оештыра, спектакльләр куя. Монда да Габделхәй Хәлил булса, Сәрвәрия – Галиябану. Халык елый-елый карый. Күпләренең ирләре,

әтиләре, сөйгәннәре сугыштан кайтмаган. Алар, сәхнәдән күз алмыйча, барысы да үз мәхәббәте хакында уйлый.

Габделхәй белән Сәрвәрияне дә йөрәк үзенә буйсындыра. «Мәхәббәт дәрәҗә белән дә, тәрәзә белән дә исәпләшми», ди халык мәкале. Тәрәзә дигәне, егетләрнең кызларны күбрәк тәрәзә аша күзләвеннән чыгып та әйтелгәндер, бәлки. Тәүфыйклы заман.

Кешелекле заман ни дисәң дә... Яшьлекнең гүзәл чорын хәтерләгәндә, Сәрвәрия апа да гади генә итеп: «Аннан бер-беребезгә ошаша башладык...» дип кенә куя.

Ә чынлыкта, мәхәббәтен очратмаса, чак үлемнән калган, умыртка баганасы каты җәрәхәтләнгән, сугыш дигән афәт тәнне генә түгел, җаннарны имгәткәнен үз йөрәге аша кичергән егет исән кала алган булыр иде микән?

1948 елның бөтерелә-бөтерелә сап-сары яфраклар явып торган 9 сентябре аларның икесе өчен дә кадерле дә, шул ук вакытта истәлекле дә бер көнгә әверелә. Бу көнне алар никахларын рәсми рәвештә теркиләр. Ягъни бер-берсенә булган изге хисләрен

җәмгыять, ата-ана, ил алдында белгертәләр.

Хәер, чынлап карасаң, мәхәббәт – ул аларның бергәләп үткән гомер юлы. Мәхәббәт – ул аларның бер-берсен кичерә белүе. Мәхәббәт – ул 70 ел дәвамында җаннарның килешеп яшәве. Ирен сөйгән хатынның өстенә нур явар ди. Әнә шул күкләрдән иңгән

нурны бөтен кеше дә күрә бугай Сәрвәриядә. Аны авылда яраталар, хөрмәт итәләр. Укучылары бигрәк тә. Аңа охшарга тырышып, аның эзеннән китүчеләр, гомерен укытучы хезмәтенә багышлаучылар да аз булмый.

 

Гаилә

 

1949 ел. Габделхәй белән Сәрвәрия юллама буенча Аксубайның Яңа Ибрай авылына килеп төшә. Кулда иске чүпрәк-чапракка төрелгән бала. Нәни Җәмилләренең берике айлык чагы. Аларны мәктәп директоры Хәлим Хәйретдинов каршы ала. Ул яшь

укытучыга карап-карап тора да: «И сеңлем, балаң башын да тота алмый бит әле, ничек кенә эшләрсең икән соң син?» – дип куя.

«Борчылмагыз, эшләрмен», – ди Сәрвәрия елмаеп.

Әлбәттә, Хәлим ага каршысында, илнең ир-атларга аерата мохтаҗ чорында, авылның «тимер атны» йөгәнләгән батыр йөрәкле кызы басып торуын күз алдына да китермәгәндер. Янәшәсендә сугыш җәрәхәтләреннән тәне-җаны теткәләнеп беткән, гаилә дигән җылы ояга өмет баглаган ире басып торуын да төшенеп җитмәгәндер.

Шулай да Хәлим Шәрип улы бик мәрхәмәтле зат булып чыга: яшь парны ярдәменнән ташламый: эшен дә таба, фатирга да урнаштыра.

Бу туфрак алар өчен газизгә әверелә. Сәрвәрия ирен үзе дәвалый, бала тәрбияләгәндәй тәрбияли. Сугыш җәрәхәтләрен бөтенләй онытырлык итә. Габделхәй ага читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлый. Уллары Наил, Шамил Яңа

Ибрайда, Вил, Рамил, кызлары София, Әлфия Аксубай районында туа. Шушында Габделхәй Абзалетдин улының һөнәри үсеш юлы башлана. Хәер, «һөнәри» дию бик үк дөреслеккә дә туры килмидер, чөнки укытучы булудан кузгалып киткән гомер

юлы мәктәп директоры дигән баскычка күтәрелгәч кенә башка юнәлеш ала. Партия аны артта калган колхозга рәис итеп билгели, аннан алты авылны берләштергән, эреләндерелгән «Дуслык» хуҗалыгын җитәкләүне йөкли. Партком секретаре да була Хәй Абзалыч (халык аны якын итеп шулай атый). Ул Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Аксубай районының мактаулы гражданины. Аллага шөкер, әле

дә җор телле, балаларына, оныкларына җан җылысын бүлеп, ил карты булып, бәхетле картлык кичереп, унынчы дистәне ваклап килә...

Бөек Ватан сугышы инвалиды Габделхәй ага балаларга шәхси үрнәк күрсәтә. Тукаебызның: «Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш...» дигән юлларында әтиләре хакында сүз барганын уллары да, кызлары да аңлап үсә.

 

Без әтиле йортка кайтабыз...

 

Бу юлларның әһәмиятен әти-әни канаты астына сыенган балалар белә булыр.

Сугыштан соң «әти» дип дәшәр кешесе калмаган күпчелек арасында Габделхәй абый үзе дә бар бит... Ярый, Аллаһы дөньяга киләсе гөрнәдирдай уллары, чәчкәдәй кызлары хакына үзенә гомер бирә. Ярый, Сәрвәрия апаны очрата... Ә алардан балаларына

яхшы тәрбия кала. Мөхәммәт пәйгамбәр: «Атаның балаларына калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия», – ди. Чөнки Габделхәй абый да, Сәрвәрия апа да матди байлыкны гаиләдән алга чыгармыйлар, партия кая кушса, шунда баралар, партия

ничек таләп итсә, шулай эшлиләр. 1975 елда, 30 ел бергә яшәгәннән соң гына беренче тапкыр үз йортларын җиткезеп керәләр. Шуңа карамастан Сәрвәрия апа: «Бөтен нәрсәбез булды безнең, Габделхәем бик тырыш кеше бит», дип ирен мактапүсендереп кенә тора. Бүгенге яшьләр, бәлки, илгә мондый бирелгәнлекне күзаллап та бетермәскә мөмкин. «Ватан – анаң, Ватан – атаң!», «Ватан өчен җан фида» кебек бөек гыйбарәләрне сыйдырган әйтемнәрнең дә чын мәгънәсен Яһудиннар гаиләсе яхшы аңлый. Чөнки Габделхәй абый да, Сәрвәрия апа да – үз чорларының чын геройлары. Заман герое нинди була дигәндә, узган гасыр геройлары нәкъ алар кебек буладыр. Ә бүгенге көн геройлары – аларның ул-кызлары. Алма агачыннан ерак төшми икән шул...

Мөхәммәт пәйгамбәр үзенең бер хәдисендә: «Җәннәт аналарның аяк астында», ди. Бу – дөньядагы бәрәкәтле, хәерле тормыш дигәнне аңлата. Яһудиннар гаиләсе хакындагы язмамны әзерләгәндә, мин бу алтын сүзләрне һаман искә төшердем.

Дин китапларында язылганча, ана хакы ата хакыннан биш мәртәбә өстен, ди. Әти дә, әни дә сине икесе берьюлы чакыралар икән, башта әниең янына бару тиешле, диелгән. Моны Яһудиннар гаиләсе үрнәгендә күрү, аларның әниләренә булган күңел җылысын тою, ничектер, хәтта бүгенге кырыс заманнарны да нурландырып җибәрә сыман.

Сәрвәрия апа үзе дә уллары-кызлары белән горурланып яшәгән ана бит. Аның: «Балаларым барысы да югары белем алдылар. Төрле өлкәләрдә Атказанган хезмәткәрләр булдылар. Ә мин бер генә нәрсә теләдем: Атказанган ана булсам иде, дидем. Һәм була алдым кебек», – дип ярымшаяртып әйткән сүзләрендә олы хаклык

ята. Әйе, Атказанган Ананың җәмгыять алдында да, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәнгән балалары һәм укучылары каршында да йөзе ак, вазифалары үтәлгән. Улларыкызлары мохитендә кадердә яшәгән ул. Бүген аны хөрмәт белән искә алалар. Сәрвәрия апа Нурлатның Пушкино авылы зиратына җирләнгән. Урыны җәннәттә булсын. Һәр яхшы сүз аңа дога булып барсын. Йәгез, бер дога...

 

"КУ" 9, 2019

Фото: Сәрвәрия һәм Габделхәй Яһудиннар.

"Казан утлары" архивыннан

Теги: бәйге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев