Логотип Казан Утлары
Төрки әдәбиятлар һәм заман

Айнелхәят һәм аның хатирәләре

Миңа калса, аның кайбер истәлекләрен Төркиядә мәгълүм шәхесләрнең биографияләрен өйрәнүдә файдаланганнар, шулай ук бездә татарларга, русларга, әрмәннәргә, кырым татарларына кагылышлы мәгълүматлары кызыксыну уятырга мөмкин.

Төркия татары Шәүкәт Кунтай Анкарадан «Кызыл Россиядә бер төрек хатыны» («Kızıl Rusya'da Bir Türk Kadını») дигән татар хатыны турындагы китапны һәм Татарстанга җибәрүне сорап язган хатын юллаганга бер елдан арткандыр инде. Әллә әсәрдә сурәтләнгән, телгә алынган вакыйгаларның, реаль шәхесләрнең күплеге, әллә башка язу эшләре белән мәшгуль сәбәпле, кул җитми торды. Соң булса да уң булсын, диләрме әле... Ниһаять, Шәүкәт әфәнденең төрекчә язган мәкаләсен татарчага тәрҗемә иттем һәм 236 битлек, моннан ким дигәндә, 70-80 ел элек язылган төрекчә китапны кулыма алдым. Әмма китапны укыгач, мәкаләне тәрҗемә итү белән генә чикләнү аз тоелды. 

Шуңа күрә тагын берничә ай дәвамында өстәмә мәгълүматлар тупларга тырыштым. Күзәтүләрем, тикшерүләрем, һәм китапны, һәм аның герое Айнелхәятнең кем икәнен тагын да яхшырак аңларга ярдәм итәр.

Әлбәттә, иң беренче чиратта мине татар хатыны турында шундый күләмле, маҗара тулы роман чыгарган язучы Рәҗаи Санай үзе кызыксындырды. Ул Төркия каһарманы Әхмәт Эсат Томрук (1892–1966) турындагы шактый шау-шу кузгаткан, күп серияле фильмнар төшерелгән «Төрек шпионы инглиз Кәмал» дигән китаплар авторы. Исеме телгә кергән язучы үзе, әмма җентекләп язылган ни биографиясен, ни фотосын таба алмадым. Төпченә торгач, 1935-40 елларда Төркиядә чыккан иске гәзитләрдә аның шактый мәкаләләренә тап булдым. Аннары берара югала кебек, 50 нче елларда исә матбугат битләрендә күбрәк хикәятләре, әдәби әсәрләре басылган. 

Автор «Кызыл Россиядә бер төрек хатыны» китабының кереш сүзен: «Төрек шпионы инглиз Кәмал»дән соң маҗаралар белән тулы янә бер тормыш тәкъдим итәбез: «Айнелхәят» тормышын...» – дигән җөмлә белән башлаган. Алга таба Айнелхәят сөйләгәннәр буенча язуын һәм аның исән-сау икәнен, яше 69 га җитүен әйтә.

«Төрек шпионы инглиз Кәмал» әсәре, кайбер төрек галимнәре язуына караганда, 1964 елда басылган. Айнелхәят хакында да шул вакытта язылган, шул вакытта ул әле исән булган дип әйтә алабызмы?! Юк, чөнки башка бер чыганакта – «Гаскари тарих тикшерүләре» журналында 2006 елны чыккан мәкаләдә күрсәтелгән роман язылу вакыты башкача уйларга этәрә. Зәкәрия Төрекмәннең «Bir türk istihbarat görevlisi olan Ahmet Esat Tomruk (İngiliz Kemal)» мәкаләсендә Әхмәт Эсат Томрукның маҗаралар тулы тормышы Рәҗаи Санай тарафыннан алты сериялек бер роман рәвешендә 1940-50 елларда, каһарманнан сораштырып язылуын һәм Нәбиуглы нәшриятында басылуын искәртә. Бу очракта Айнелхәят тормышы 40-50 еллар арасында язылган дип уйлый алабыз. Һәм бу фикер дөрестер дә. 

«Кызыл Россиядә бер төрек хатыны» әсәре тулысынча Айнелхәят авызы белән язылган. Шуңа күрә ул Айнелхәят китабы буларак кабул ителә. Шулай да, бу хатын чын тормышта яшәгән кешеме соң? Әллә роман каһарманы гынамы?

Мөгаллимә Айнелхәяткә бәйле мәгълүматлар эзләгәндә, аның туган елы, үлгән вакытына һәм бик сәер фамилиясенә Халидә Әдип Адыварга багышланган фәнни хезмәтләргә тап булдым. Аларда тулы исеме Айнелхәят Вайноф (Оракугыллары) дип күрсәтелә, үлгән елы – 1948, ә менә туган елы төрлечә: 1889, 1887, 1880. Туган елы әсәрдә язылган кайбер мәгълүматларга таянып санаганда да буталчык. Бертуган гаскәри абыйсының туган елы – 1880 булганны исәпкә алганда, аны соңрак туган дип әйтә алабыз. Вайноф – Россиядән килгән әтисе фамилиясе, Оракугыллары дигәне Төркиягә килгәч өстәлгән, «урак уллары» дигәнне аңлата. 

Сүриядә мәктәп ачкан Халидә ханым Әдип бер хатында биредә яшәргә рөхсәт ителгән мескен әрмәннәр турында язган һәм Айнелхәятне шундый җөмлә белән тасвирлый: «Россия төрекләреннән булган, үзем белән алып килгән бер кечкенә мөгаллимә, бер фәрештә кебек фидакарь һәм мәхәббәтле, алар арасында эшли...»

Менә шулай Айнелхәятнең шәҗәрәсен, шәхесен ачыклаучы азмы-күпме мәгълүматлар тупланды. Ул әсәрдә үзенең балачактан язуга һәвәслеген, еллар узгач, большевиклар чыгарган басмаларга мәкаләләр язуын әйтә. 1918 елда Истанбулда нәшер ителгән «Кырым» журналында да аның бер мәкаләсен укырга мөмкин. 

Китапта язылганга караганда, Мәскәүдә Айнелхәятнең үлем хөкемен сөрген җәзасына алыштыралар. Казанда сөргендә яшәгәндә, берничә мәртәбә Төркиягә качу нияте белән юлга чыга. Соңгысында теләгенә ирешә. 1934 елны Арас (Аракс) елгасын йөзеп, Төркия ягына чыга. Төркиядә чыккан иске гәзитләрнең берсендә төрле төбәкләргә җибәрелгән укытучылар исемлеге басылган. 1935 елны ул исемлектә Айнелхәятнең Коньяга кызлар мәктәбенә укытучы буларак билгеләнүе күренә.

Кулымнан килгән кадәр әсәрдә күрсәтелгән, сурәтләнгән географик урыннарны табарга, Айнелхәят язганнарны шәхесләрнең мәгълүм биографияләре белән чагыштырдым. 

Әтисенең исеме – Әсфәндияр Вайноф (1854–1912). Беренче хатыны Хәтиҗә. Ике хатыннан тугыз баласы була. Малайлары барысы да хәрби. Беренче Бөтендөнья сугышына кадәр Җиддә шәһәрендә Рус консуллыгында баш тәрҗемәче булып эшләгән, Беренче Бөтендөнья сугышы алдыннан мәрхүм. Бер бүлектә Айнелхәят аның сәясәтче, дин әһеле Габдерәшит Ибраһим белән дуслыгын искә ала. Үзе укыган мәктәптән ялгызы чыгып йөрергә рөхсәт ителмәгәч, дин әһеленә хат юллаган. Габдерәшит әфәнденең ул укыган мәктәпкә «Айнелхәят – безнең кызыбыз» дигән хат җибәрүен, аңа ярдәм итүе турында әйтә. 

Чынлыкта да әлеге дуслык булганмы?! Булган. Хәзрәт үзенең бер сәяхәтнамәсендә: «Җиддә безгә бик чит тоелмады. Бездән алда анда «бик ерак җирләрдән» килгән дусларның берникадәрен күрдек. Бик иске дусларыбыздан Әсфәндияр әфәнде дә анда рус консуллыгында баш тәрҗемәче икән. Әсфәндияр әфәнденең өендә калдык. Самими һәм җитди сөйләштек», – дип язган («Yirminci Asrın Başlarında Alem-i İslam ve Japonya'da İslâmiyet'in Yayılması», Abdürreşid İbrahim. 2012 елда нәшер ителгән басма).

Әсфәндияр әфәнденең биографиясендә янә бер кызыклы факт: ул Константинопольдән (Истанбулдан) Толстой белән хат алышкан кеше – Толстой сүзе белән әйткәндә – «магометанин». Аның язучыга ике хат язуы һәм ике мәртәбә җавап алуы мәгълүм. Лев Толстойның барлык әсәрләре тупланган җыентыкның (Л.Н.Толстой. «Полное собрание сочинений. Серия третья: Письма», Москва, 1954) 73 нче томында бөек язучының хатлары урын алган. Шулар арасында Әсфәндияр әфәндегә ике җавап хаты (№ 352,374) һәм хат язучы турында түбәндәге мәгълүмат урнаштырылган: «Әсфәндияр Зәйнетдинович Воинов (1855-1913) тумышы белән Саратов губернасы, Хвалынский өязе, Иске Мәстәк саласыннан, Төркиягә эмиграциягә китә, Төркия гражданлыгы ала. Күп еллар дәвамында волостной писарь вазифасын башкара. Дини мәсьәләләргә кагылышлы берничә мәкалә яза (кулъязмалары калган). 1914 елда барлык кәгазьләре, шул исәптән Толстойның аңа язган хатлары Истанбулда яна. Воинов Гарәбстанда үлде. 1902 елның 29 сентябрендә килгән Воинов (Константинополь) хатына җавап П.И.Бирюков китабында («Tolstoi und der Orient», Leipzig, 1925) алман теленә тәрҗемәдә басылган». 

Айнелхәятнең әтисе менә шундый күптарафлы шәхес: бер яктан ул җитәкче вазифалар башкаручы руслар янында эшли, икенче яктан татар дин әһелләре белән тыгыз элемтә тоткан. Хәтта Толстойның чиркәүдән читләшү вакыйгасына битараф калмыйча, аңар Ислам турында хатлар язган...

Әлбәттә, Айнелхәятне милләт герое буларак күтәрергә ниндидер зур сәбәпләр юк кебек, әмма аның китап булып тупланган хатирәләре инкыйлабка кадәр һәм аннан соңгы вазгыятьне дистәләгән детальләр белән шул кадәр җанлы итеп күз алдына китереп бастыра, аерылмыйча укыйсың. Сөрген юлын кичкән милли рухлы большевик хатын хатирәләре күп сораулар да уята... Кыскасы, битараф калдыра торган биография түгел. 

Миңа калса, аның кайбер истәлекләрен Төркиядә мәгълүм шәхесләрнең биографияләрен өйрәнүдә файдаланганнар, шулай ук бездә татарларга, русларга, әрмәннәргә, кырым татарларына кагылышлы мәгълүматлары кызыксыну уятырга мөмкин.

Мин «Казан утлары» журналына «Кызыл Россиядә бер төрек хатыны» әсәреннән берничә бүлек тә тәкъдим итәргә булдым. Әлегә китапның беренче сәхифәләрен – Айнелхәятнең әти-әнисе, туган җире, ничек итеп һиҗрәткә чыгып китүләре турындагы хатирәләрне тәрҗемә иттем. Аннары Тукайның дусты, шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйгә һәм гыйлем иясе Әxмәтһaди Мaксудига багышланган бүлекләр кызыксыну уятты. Шулай ук Айнелхәятнең төрмәләргә бәйле шактый хатирәләреннән берсен тәрҗемә иттем. Ягъни аның Россиядә узган балалык чорына, Төркия тарафыннан рәсми юллама белән Кырымга укытучы булып киткән вакытына һәм сөрген елларына бәйле хатирәләреннән берничә кисәк. 

Төркия татары Шәүкәт Кунтайга китапка игътибар юнәлткәне өчен зур рәхмәтемне белдереп, алдагы көннәрдә Айнелхәят хатирәләрен бөтен килеш тәрҗемә итеп, Татарстан укучыларына да тәкъдим итәргә язсын дигән теләктә калам...
 

"КУ" 09, 2022

Фото: unsplash

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев