Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Ахирәтләр сөйләшүе

Әмма Рафаэль Сәхәбиев шунысын аңышмыйча кала: кесә телефоны аша йөк машинасы табуга бәйле гозерен җиткергән чакта Разил Исмәгыйлевич Көньяк Америкадагы Боливия Республикасы башкаласы Ла-Паста йөри иде.

Ишәй белән Кушай дисәм, күренекле әдәбият-сәнгать әһелләре Разил Вәлиев һәм Рафаэль Сәхәбиев күз алдында гәүдәләнә. Аларны әле якташлык та берләштерә – авыллары бер-берсенә терәлеп үк урнашкан. Аерылмас мөнәсәбәттә яшәүче дуслар арасыннан бервакытта да кара мәче узмагандыр.

Җәйге көннәрнең берендә Рафаэль Разилгә шалтыратып алмакчы була. «Син кайда әле?» Уңайлы кесә телефоннары заманында, гадәттә, сөйләшүләр шушындый сораудан башлана. – Лапаста йөрим, – дип җаваплый тегесе, төп-төгәл мәгълүмат биреп. Тавышы беркадәр сүлпәнрәк – ерактан килгәндәй тоела. Әһә, беренче нотадан ук бар картина ачыла: аның якын кордашы авылга китеп барган. Җырчы шулай гөман кыла. Нигәдер Рафаэльгә белгертмәгән. Бусы аңлашылып бетми.

– Нәрсәңне югалттың лапаста?

Яхшы дикция югарылыгында яңгыраган ошбу сөальгә шагыйрь басынкы тамагын киеребрәк җавап бирә:

– Мин тик кенә йөрмим бит инде. Эшләрем бугазга терәлгән. Әллә йомышың бармы? Кыскарак тот сүзеңне!..

– Бар иде шул, – дип дәвам итә Рафаэль, гаебен таныган бала күк. – Йөк автомобиле табарга булышлык күрсәтсәңче син!

«Авыл качкыны» төпченә башлый:

– Нәрсә, хатыныңны тагын аердыңмы? Мал-мөлкәтең «КамАЗ»га сыярлыкмы?

– Юк ла, аерылышмадык. Кичә антиквар рояль юнәттем, кичекмәстән алып кайтырга кирәк...

– Лапаста йөрим – ничек булышыйм?

Янәдән «лапас» кәлимәсен ишетү Доцентны тәмам ярсытып җибәрә. (Театр солисты Рафаэль Сәхәбиев Казан дәүләт консерваториясендә дәресләр биргәләде; дус-ишләре аңа кайвакыт «Доцент» тәхәллүсе белән дә эндәшәләр иде). Шулчак сөйләшү ирексездән монологка әверелеп китә: «Чык инде шул лапасыңнан, яшәешнең ямен күбрәк күр, кызыктырган илгә барып кайт. Байтак татар әдибе Европаны да сугыш вакытында гына иңли алды. Кояшны да күрмичә, интекмә түбә астында...»

Шушы урында элемтә өзелә. Бераз гына кызып китүен Рафаэль үзе дә аңлый. Юкса Разил Вәлиевнең чит илләргә йөрү буенча язучылар арасында рекордчы булуын, гомумән, аның яшьтән үк төрле сәфәрләргә бик теләп чыгуын ул яхшы белә. Төрттереп кенә әйтүе. Әмма Рафаэль Сәхәбиев шунысын аңышмыйча кала: кесә телефоны аша йөк машинасы табуга бәйле гозерен җиткергән чакта Разил Исмәгыйлевич Көньяк Америкадагы Боливия Республикасы башкаласы Ла-Паста йөри иде.
 

 

"КУ" 09,2022

Фото: unsplash

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев