Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Ант эчкәндәге ысылдаулар...

– Берни дә үзгәрмәде. Ә бит: “Барысының да Астын-Өскә китерәбез”, – дигәннәр иде.

 

– Йә, ни үзгәрде соң? – диде кемдер. – Әйтегез әле, барсы да элеккечә калды түгелме соң? Ләкин аны ишетүче булмады. Ул көнне дә, аннан соңгы көннәрдә дә.

– Берни дә үзгәрмәде. Ә бит: “Барысының да Астын-Өскә китерәбез”, – дигәннәр иде.

– Өстен-Аска китерделәр китерүен, әмма үзләре Астан-Өскә күтәрелә алмадылар. Хәтта Астан-Өскә күтәрелү бик үк кыен да түгел икән. Күтәрелгәннән соң шунда калу гына бик кыен икән.

– Берни дә үзгәрмәде бит?! – диде тагын теге гаҗәпләнүле аваз.

– Нәрсә үзгәрергә тиеш иде соң? – дип сорады икенчесе.

– Өстен-Аска китергәч, без Өстә калырга тиеш идек... Өстәге Аста калды калуын... Астагысы һаман Өскә үрмәли алмый...

– Өскә күтәрелмәсә, сиңа ни зыян? Бүтән кайгың булмаса, кычытмаган җиреңне кашып йөрмә, – диде аңа бер таныш кебегрәге.

– Әйттем исә кайттым. Миңа ни? Өстен-Аска китердегез ни дә, Астын Өскә китердегез ни. Миңа тегеләй дә, болай да бер файдасы да юк.

– Файдасы юк, имеш. Астын-Өскә, әй, түгел лә, Өстен-Аска китерик, Өстен-Аска китерик, дип иң исәрләнеп йөрүче син идең түгелме соң? Бөтен Астагыларны Өскә өндәүче дә, Өскә менә калса, шунда һәркайсыгызны оҗмахта яшәтәм, дип, тау-тау вәгъдәләр бирүче дә Син идең бит. Моның өчен ниндидер искиткеч шәп ысулың барлыгын, бары тик әүвәл Өстен-Аска китерергә кирәклеген тукыган, калганын шул супер ысул хәл итәчәк дип лаф орган син түгелме?

– Мин андый проектның барын Сезгә әйтмәдем, күрсәтмәдем. Өстәгеләрдән дә Өстәгеләргә әйттем... Алар – Өстәгеләрдән дә Өстәгерәкләр:

– Астагыларда эшебез юк, үзегезне үзегез карагыз, – диделәр...

...Ә Өстәгене Аска төшерүебез әйбәт булды. Чөнки ул үзе Өсне-Аска төшермичә генә Асны-Өскә күтәрмәкче иде... Ул Асны Өскә күтәрү ягында булган...

– Үзен Өстән-Аска төшермичә генәме?

– Әйе. Әмма Өстен-Аска китерергә теләүчеләр моңа риза булмады.

– Ни өчен?

– Чөнки Өстен-Аска китерүчеләр: “Без Өстен-Аска китерәчәкбез!” – дип ант эчкәннәр иде...

– Ни сөйлисең Син, хәзер антын тотучы бармы?

– Ант тотучысы булмаса, ант эчүчесе бар. Эчкән авыз белән эчмәгән авыз бер булмас, ди торган иде Өстен-Аска китерүче, ант эчеп астына итүче остазыбыз.

– Гаҗәп...

– Ни-нәрсәсе гаҗәп?!

– Өстен-Аска китергәчтен, бернәрсә дә үзгәрмәве гаҗәп?..

Өстен-Аска китерү үзе үзгәреш түгелмени, и, наданым? Үзгәреш кирәк идемени сиңа?.. Үзгәреш булмаса, үзең үзгәрәсең инде... Башка ысул юк... И, наданым.

– Өстен-Аска китергәч тә, берни үзгәрмәгәч, кызык түгел... Астын-Өскә китерү кирәк булгандыр да, бәлки...

– Үзгәрешләр булды, Син аны әлегә сизмисең генә, наданым...

– Үзем сизмәгәч, нинди үзгәреш була соң ул?

– Менә, үзгәреш булмаганын һәм без булганда мәңге булмаячагын сизә башлагансың бит... Димәк, үзгәрәсең. Димәк – үсәсең. Акылың үсә, наданым!..

– Әйдәгез, шуның өчен салганын күтәреп куйыйк. Ант итмичә генә.

– Тутырып сал тустаганым, көтмә кабат кыстаганым.

– Ант итмәгәч, күтәреп булмый.

– Ә үзең Астын-Өскә күтәрик тә, Астын-Өскә күтәрик, дисең, йөз ел бер сүз сөйлисең.

– Тсс – ишетмәсеннәр... Өр-яңа ысулым бар!..

 

"КУ" 11 , 2017
Фото: Pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев