Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Бары бер җөмлә

– Менә, иптәшләр, күрегез, журнал тышлыгында сан саен ялангач кыз сурәте! Күрелмәгән хәл бит бу! Безнең татар кызлары беркайчан да болай чишенеп, ялангач килеш ятмаган!

Тукай клубында язучылар җыелышы бара. (Узган гасырның 80 нче еллар ахыры.) Шагыйрә Гөлшат Зәйнашева, «Идел» журналының берничә санын күтәреп, трибунага менеп бара:

– Менә, иптәшләр, күрегез, журнал тышлыгында сан саен ялангач кыз сурәте! Күрелмәгән хәл бит бу! Безнең татар кызлары беркайчан да болай чишенеп, ялангач килеш ятмаган!

Шул мәлдә арткы рәттән Батулланың калынча тавышы ишетелә:

– Алай булгач, җиде миллион татар каян чыккан соң?!

Халык дәррәү көлә. Гөлшат ханымның мул борыны кызарып чыга. Шушы бер җөмлә тиз арада бөтен татар галәменә таралды. Хәтта чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә шау килде. Батулланы Финляндия, Төркия, АКШ татарлары чакырып кунак итте. Шушы бер җөмлә – үз-үзеннән көлә, шаярта икән, димәк, халык яши! – дигән рухи канат татарны күккә чөйде. Батулла да, яңа дәрт белән, котырып яза, том арты том чыгара башлады. Аңа һәйкәл куяр өчен, шушы бер җөмлә дә җиткән иде, югыйсә...

 
"КУ" 3, 2018
Фото: "Казан утлары" архивыннан

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәзер шул Батулла намаз карты.