Батулла алымы

Рус телендә иҗат итүче танылган язучы Әхәт Мушинский «ТАТМЕДИА» бинасындагы «Әдәби кафе»да яңа китабын тәкъдим кылды. «Запах анисовых яблок»... Шулай аталган саллы мәҗмуга уңаеннан авторның талантына тулаем бәя бирелде. 

Сөйләшү ахырында сүз алган Рабит Батулла үзенең чыгышында тел-өслүп мәсьәләсенә игътибар юнәлтте. Стиль серләрен өйрәнүче галимгә охшап киткән әдип Рөстәм Кутуй әсәрләрен тиз-тиз шәрехләп узды, аның «өлкән брат» теле нечкәлекләрен ошбу кавем вәкилләреннән дә әйбәтрәк белүе хакында искәртеп үтте. Аннары күренекле рус шагыйре булып исәпләнгән Михаил Львовны, ягъни үзебезнең милләт углы Рәфкать Габитовны искә төшерде. «Аларның тел-бизәкләргә гаять бай югары слогына сокланып туймаслык, – дип белдерде ул. – Лирика осталарының язганнарыннан әнис алмасының исе килгәндәй тоела...» 

– Сезнең дә русча язылган әсәрләрегез бар лабаса, – диде тамашачы арасыннан берәү.

– Пушкин теленең хикмәтләрен шактый тирәнтен аңлыйсыз бугай. Җәһәт әңгәмә башланып китте. Рабит Батулла күпчелек сорауларга уены-чыны белән җавап бирде.

– Русчага яхшырак өйрәнү өчен берчак марҗага өйләнеп яшәдем, – диде каләм остасы, яшьлеген искә төшереп.

– Безнең Габдулла Тукай да немец теле буенча дәресләргә йөргән, әмма аңарда фрау Мария Карловага өйләнү теләге тумаган бит.

– Шунлыктан әлеге телне юньләп үзләштерә алмаган.

– Шагыйрь Шәрәф Мөдәррис рус, чуваш, немец, француз, инглиз телләрен белгән, шушы телләрдә язган байтак әдипләрнең әсәрләрен турыдан-туры татарчага тәрҗемә иткән. Вәләкин ул рус, чуваш, немец, француз, инглиз кызлары белән гаилә кормаган. Насыйп никахына тугрылыклы калган. 

– Һәммә өйләнү дә – бик чыгымлы гамәл. Башлы-күзле булу иллә мәшәкатьле. Фаразлап карагыз: фани дөньяда нибары кырык өч ел яшәгән адәм заты, тел үзләштерәм дип, ничек инде бер-бер артлы алты милләт кызын хатынлыкка алсын?! Тасылын белсәң, ташны кисәрсең. Куелган максатына үҗәтләрчә омтылган Шәрәф абзый берничә телне  хәләл җефете Ләбибә Ихсанова канаты астында үзлегеннән өйрәнә. 

– Рус телен тагы да мөкәммәлрәк дәрәҗәдә белү өчен янә берәр марҗа белән яшәп карарга уйламадыгызмы соң?

– Чамадан чыкмау хәерле. Ярый әле, ашкын җанымны кисәтеп куйдым: әгәренки син шушы юлдан барсаң, рус телле язучыга әйләнеп китәчәксең. Мондый очракта инде шәхсән үземә тапшырылган сәмави йөкләмәмне – Коръән тәфсиренең татарча басмаларын да әзерли алмас идем... 

Блиц-әңгәмә тәмамланды. Хәзер башка телләрне өйрәнгәндә, әйе, төрле-төрле ысулларны кулланырга мөмкин. Әмма татар баласының хәтеренә сеңдерәсе килә: иҗтиһат сорый торган әлеге җаваплы эштә Рабит Батулла үрнәген кабатлау киңәш ителми.
 

 

"КУ" 09,2022

Фото: журнал архивыннан

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: