Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Миңеште

Яшь шагыйрә ариясенең эчтәлеген ишеткәч, автобуста көлешү дулкыннары йөгереп узды. Көчәя барган тавыш егәрлеге, ихтимал, югарыгы децибел бүлеменә җиткәндер. Менә сиңа рифма, менә сиңа ярыш!..

Сәфәргә чыккан каләм әһелләре, тәгаен тема билгеләп, экспромт бәйгеләре үткәрергә ярата. Башкортстанның Дүртөйле районыннан кайтканда да бу кызыклы традициягә тугрылык күрсәтелде. Әүвәл язучылар әлеге төбәктә Уфадан килгән коллегалары белән очрашты, аннары күренекле шагыйрь Наҗар Нәҗминең каберенә чәчәк бәйләме китерде, соңыннан аның туган авылы Миңештедә урнашкан музей-йортында кунак булды.

– Миңеште атамасында ниндидер серлелек бар, – диде Рәдиф Гаташ, кайтыр юлга чыккач. – Ул күңелне кытыклап торгандай тоела.

Мондый әйтешүне күпләп оештырган шагыйрь кыска вакытлы ярыш игълан итте: дүртьюллыкта авылның исеме рифмалашсын...

– Һи, аңар аваздаш сүзне ничек табасың инде?!
Рәдиф Кәшфуллович, каләмдәшләрен тынычландырып, үзенекен сөрде:

– Киресенчә, ошбу үзенчәлекле кәлимә фикер очкыннары чәчә, хәтта югары категорияләр хакында уйлауга этәрә. Әйдәгез, рифмоплётлар, җиңебезне сызганыйк!

Күпмедер вакыт үткәч, йомгак ясау башланды. Һәркем үзенең дүртьюллыгын чиратлашып укырга тиеш. Бәйге кызды. «Афәрин» сүзе кат-кат әйтелде. Чират Зиннур Мансуровның экспромтына килеп җитте. Аз-маз гына йокымсырап утырган шагыйрь, кисәк аягына басып, мәктәп баласыдай чәтер-чәтер сөйләп китте: «Миңеште» исемле операдан Яшь шагыйрә ариясе!»

– Әйттем бит, Миңеште безнең күңелдә югары хисләр уята, – дип гөрелдәде Рәдиф Гаташ үтә ихлас канәгатьләнү белән. Зурдан кубып белдерелгән ария сүзләрен, ниһаять, автор анык рәвештә ярып салды:
Кунакларны мунча ягып

Каршы алды Миңеште.

Берәү чапкач, гаурәтемне

Бизәп торган миң пеште...
Яшь шагыйрә ариясенең эчтәлеген ишеткәч, автобуста көлешү дулкыннары йөгереп узды. Көчәя барган тавыш егәрлеге, ихтимал, югарыгы децибел бүлеменә җиткәндер. Менә сиңа рифма, менә сиңа ярыш!.. Шаркылдаудан тәрәзәләр зыңгылдады. Героиняның арттарак утырган прототибы, кашларын җыерып, сәфәрдәшләре халәтенә керергә азапланды. Аның каршылыклы хисләрне чагылдырган йөзе серле Мона Лизаны хәтерләтә иде.

 

 

"КУ" 09, 2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев