Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Пыт-пыт

Бөтен депутатлар да юри генә уйный, ә Туфан Миңнуллин чынлап уйный... Шулай итеп, ул, СССР Югары Советы сессиясендә законнар кабул итеп утыра торгач, 17 кило 658 граммга кимеп, тәмам ябыгып кайтып төште. Бөтен дөньясына кул селтәде дә туган авылына юл тотты...

Бөтен депутатлар да юри генә уйный, ә Туфан Миңнуллин чынлап уйный... Шулай итеп, ул, СССР Югары Советы сессиясендә законнар кабул итеп утыра торгач, 17 кило 658 граммга кимеп, тәмам ябыгып кайтып төште. Бөтен дөньясына кул селтәде дә туган авылына юл тотты. Трактор сатып алды. Үзенекен дә, күрше-тирә карчыкларның да бакчаларын сөреп-тырмалап чыккан быел. Бәрәңге, чөгендер, кишер, суган, помидор, кыяр утырткан. Кориандр, әнис, борыч, тәмәке, тмин һәм тагын әллә ниләр чәчеп бетергән.

– Тракторыңның маркасы нинди? – дип кызыксына язучылар.

– Дүрт тәгәрмәчле инде, – ди ул, сорауны бик өнәмичә.

– Ә маркасы нинди?

– Арткы тәгәрмәчләре зуррак, алгылары бәләкәйрәк.

– Юк, маркасы нинди, дим?

– Маркасы дип... Пыт-пыт итеп эшли инде!..

 

"КУ" 8, 2020

Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев