Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Рапорт

Университетның хәрби кафедрасында дәрес башланырга тора.

Университетның хәрби кафедрасында дәрес башланырга тора. Ул чактагы студент Зөлфәт дежурлыкны курсташы Мөдәррис Әгъләмовка тапшырган. Менә-менә ишектән майор Шакиров килеп керергә тиеш. Мөдәррис рапортын инде йөз мәртәбә авыз эченнән кабатлаган. «Товарищ преподаватель! Во время моего дежурства...» дип башлыйсың да...

Менә ишек ачыла, класс дәррәү аягүрә баса. Майор Шакиров рапорт кабул итү кебек ләззәтле мизгелгә әзерләнә. Мөдәррис «Смирно-о!» командасы бирә дә җитез адымнар белән майор каршына килеп баса, киноларда немец солдатларыннан күреп калганча, үкчәсен үкчәгә бәреп честь бирә. Чатнап торган тавышын яңгыратып рапорт бирә башлый:

– Товарищ предатель!..

Аһ, каһәр суккан чытырманлы рус теле! Җиңел генә әйтәсе иде бит... Класс гөр килеп көләргә тотына. Мөдәррис тотлыгып кала. Майор Шакиров агарып чыга. Дулкынланган чакта шундый гадәте бар аның: сул күз кабагы тартыша башлый, уң терсәге белән ул үз касыгына төртеп куя. Совет майорына «предатель» дигән хәтәр сүз әйтүдән каушап калган Мөдәррис тә нәкъ Шакиров хәрәкәтләрен үзе дә сизмәстән кабатлый: сул күз кабагы тартыша, уң терсәге белән үз касыгына төртеп куя.

Моны ук көтмәгән майор кычкырып җибәрә:

– Ещё дразнишься!.. Вон из класса!

Шул китүдән Мөдәррис Әгъләмов хәрби кафедрага бүтән әйләнеп кайтмый. Университет белән дә хушлаша.

Шуннан бирле, урамда хәрби кеше күрсә, Мөдәррис Әгъләмнең сул күз кабагы тартыша, уң терсәге касыгын эзли торган була...

 

"КУ" 10, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев