Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Штрафниклар

«Казан утлары» журналында «планёрка» башланырга тора.

«Казан утлары» журналында «планёрка» башланырга тора. Тынлыкны, гадәттәгечә, Камил Кәримов боза:

– Әгерҗегә – авыл бәйрәменә бардык. Кайтып, машинаны куярга өлгермәдем, ГАИдан хат килеп төште. Көр күгәрчен гөрелдәвен хәтерләткән көлемсерәү белән, Фирүзә Җамалетдинова сүзгә кушыла:

– Һи, Камил абый, машина нәрсә ул, менә Газинур Морат җәяү йөреп тә бер көндә ике штраф түләде. Баш мөхәррир Рөстәм Галиуллин, нәтиҗә ясарга теләгәндәй, өстәп куя:

– Штраф түләмәскә Ркаил Зәйдулладан өйрәнегез. Җәяүлеләр сукмагыннан чыкмаган өчен, патруль сержанты протокол тутыра башлый. «Исемең ничек?»кә: «Гомәр, – ди. – Фамилиям – Бәширов». Әтисенең исемен сорагач, Ркаил агай Гомәр Бәшировның отчествосын искә төшерә алмый да: «Атамны сатмыйм!» – ди. Өч көннән Язучылар берлегенә – Гомәр Бәшировка мең сум штраф килеп төшә. Әллә кайчан арабыздан киткән Гомәр Бәшировка штраф түләтмәс өчен, идарәдә бәхәс туа.

 

"КУ" 09, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев