Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Тирес

Шул ук 90нчы еллар. Алмаз Хәмзин туган ягы – Түбән Кама районы Ташлык авылыннан Казанга кайтып килә. Үзенең «буханка» «УАЗ»игында. Машинаның салонында – тирес.

Шул ук 90нчы еллар. Алмаз Хәмзин туган ягы – Түбән Кама районы Ташлык авылыннан Казанга кайтып килә. Үзенең «буханка» «УАЗ»игында. Машинаның салонында – тирес. Капчыкларда.

Шәһәрдә бөтен нәрсә дефицит, бөтен нәрсә кыйбат. Шәһәр халкы яшелчә, җиләк- җимешне дачасында, бакчада үстерә. Хәмзин да үзләренең Казандагы бакчаларын әнә шулай Түбән Кама тиресе белән туендыра.

Капчык тирәсен чебеннәр сырып алган. Алар да Казанга кайта. «Буханка»ның шофёр ягы тирес исе һәм чебеннәр комачауламасын өчен яхшылап томаланган.

Мамадыш күперен чыгуга бер гаишник туктата моны. Йөзенең һәр күзәнәгеннән татар икәне кычкырып торган егет честь биреп, үтә дә эре кыяфәт белән Хәмзингә эндәшә:

– Сиржант Хәмидуллин! Ышту визём?

– Б..! ди Хәмзин, тиресне авылчарак, кыскачарак, өч хәреф белән генә әйтеп.

Егетнең кашлары җыерыла:

– Я не шущу!!! Ышту ыв салоне?

– Энекәш, – ди Хәмзин саф татарча. – Әйттем бит инде, б.. дидем...

– Аткруй салун! – дип боера тегесе.

Хокук сакчыларына буйсынмый чараң юк – ачып җибәрә Хәмзин машинаның ян ишеген. Ә анда чыдап булмаслык ис! Ул гына түгел, саф һавага чыгуга аңгырайган чебеннәр, күккә күтәреләсе урында, сержантның авыз-борын тирәсенә юл тота.

 – Тьфу! Тьфу! – дип чебеннәрне төкерә сержант һәм каты гына итеп сүгенеп, ишекне ябып куя. – Фәләнеңне... Бар, абзый, бар, юлыңда бул! Ычкын моннан!!!

Саф татарча әйтә ул бу сүзләрне.

 

"КУ" 9, 2019

Фото: pixabay

 

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев