Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Юбилей

Язучылар берлегеннән бик нәфис тавышлы бер кыз шылтырата...

Язучылар берлегеннән бик нәфис тавышлы бер кыз шылтырата:

– Гәрәй абый, белгәнегезчә, бер атнадан Камал театрында атаклы язучыбызның зур юбилей кичәсе була бит. Бу көнне күренекле язучыларыбыздан Ренат Харис, Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Разил Вәлиев, Батулла, Марсель Галиев, төрлесе-төрле җирдә бик әһәмиятле чараларда катнашу сәбәпле, олуг юбилярыбызны котларга килә алмыйлар икән. Бөтен халкыбыз яраткан әдибебезне котларга хет бер өлкән язучы кирәк бит инде. Гәрәй абый, кичәдә театр сәхнәсеннән юбилярны котлавыгызны нык үтенеп сорыйбыз.

– Ярар... – дим.

Иртәгә юбилей дигән көнне Язучылар берлегеннән әлеге нәфис тавышлы кыз шылтырата:

– Гәрәй абый, иртәгә юбилей кичәсендә Ренат Харис, Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Разил Вәлиев, Батулла, Марсель Галиев юбилярны котларга вакыт табалар икән. Кичәне озакка сузмау максатыннан, Сезгә юбилярны котларга сәхнәгә чыкмасагыз да була инде.

– Ярар... – дим.

 

"КУ" 11, 2016

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев