Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Юмарт шагыйрь

Сәхнәгә сценарийда исеме булмаган бер шагыйрь йөгереп менә. Кулында – ал төстәге калын, зур конверт...

Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның 30 яшьлек юбилеен Башкортстанда зурлап билгеләп үтәләр. Төп чара исә М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында уза. Айгиз бәйрәмгә чит илләрдән, күрше-тирә республикалардан иҗатташ дусларын да чакыра. Шыгрым тулы залда юбилей чарасы үз көенә бара: түрәләр, кунаклар котлый, артистлар җырлыйлар, бииләр... Шулчак сәхнәгә сценарийда исеме булмаган бер шагыйрь йөгереп менә. Кулында – ал төстәге калын, зур конверт. Шуны югары күтәреп селки-селки котлау сүзен әйтә:

− Айгиз энекәш, менә монда сиңа рәхәтләнеп иҗат итәргә мөмкинлек тудыра торган матди байлык. Акча турында уйламыйча, язарга да язарга сиңа!

...Кичә тәмамлангач, банкет өстәлен шаулаткач, бер төркем яшьләр – язучылар, җырчылар, композиторлар – мәҗлесне үзләре генә дәвам итә. Айгиз дә инде тынычланып, кәчтүмен урындык аркасына элеп куя. Шулчак аның эчке кесәсеннән дүрткә бөкләнгән ал төстәге конверт күренеп ала.

− Дускай, − ди ул янында утырган Рөстәм Галиуллинга, − ничек уйлыйсың: бу конвертта күпме акча бар?

Татарстан кунагы уйга кала. «Конверты бик калын, матди якны уйламыйча иҗат итү мөмкинлеге тудыра, диде. Шулай да миллионнар ук юктыр, мондагы шагыйрьләр ул кадәр үк бай түгелдер», – дип фикер йөртә.

−Анда күпме генә акча булса да, остазыңның гамәленә сокланам. Ул сәхнәдән сөйләгәндә, күземә яшьләр тыгылган иде. Шулай да йөз меңнән артык салмагандыр, – ди ул, ниһаять, уйлана торгач.

− Мин ул шагыйрьне бик күптәннән беләм, гел аралашып яшибез. Син әйткәнчә булса, мин бөтенләй кеше аермыйм, димәк!..

Конвертны ачкач, Айгиз сөенеченнән кычкырып җибәрә:

– Ялгышмаганмын, дускай, конвертның эче буш!

Наласалы

 

"КУ" 1, 2020

Фото: vk.com

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев