Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Зифа Басыйрова белән Сөләйман Йосыповка бәя...

- Һә-ә-әй җаным, беткән инде, беткән, көчәнеп йөри инде шунда, – дип ярып сала.

Юбилей концертлары узгач, Зифа апа икенче концерт программасы төзеп, Ярулла абый Әхмәдуллинны үз бригадасына алдан йөрүче администратор итеп калдыра.

 

Ярулла абый тәҗрибәле артист та, оештыручы да. Колхоз рәисләре, райондагы культура мөдирләре белән бик «дипломатично» сөйләшә белә.

Ул һәр булачак концертны финанс ягыннан тәэмин итеп, планны үти. Пенсия яшендә булса да, үгетләп эшләтәләр үзен. Ярулла ага мәдрәсәләрдә укыган, Коръән сүрәләрен яттан белеп, намаз укый. Габдулла Тукайны, Галиәсгар Камалны, Фәйзулла Туишевларны күреп белгән шәхес.

Сәхнә осталыгы, тәҗрибәсе зур, тик бер җитешсезлеге бар иде: кайбер авазларны ачык әйтә алмый, сакаурак булып ишетелә, җырчы дигән сүзне «чырчы» дип әйтеп, сәхнә артындагы коллегаларын көлдерә торган иде.

Концертларны «гарантиягә» бирергә тырышып, колхоз рәисләрен күндерә белә. Апас районының бер колхозында бухгалтерия хезмәткәрләре чәй эчертеп,

сораштыра башлыйлар моннан:

-Ярулла абый, дөресен генә әйт инде, менә без сине хөрмәт итеп, концертыңны гарантиягә дә алдык, концерттан соң акчасын да бирербез, ә шулай да Зифа апа ничегрәк җырлый соң? Күптәнге җырчы бит, яше дә шактый бугай инде, – дип, авантюралы сорау бирәләр.

Шулай якын итүләренә, чәйләр эчертүләренә Ярулла абый бөтенләй эреп китә...

-Һә-ә-әй җаным, беткән инде, беткән, көчәнеп йөри инде шунда, – дип ярып сала. Бухгалтериядән акча алганда, хисапчы кызлар Ярулла абыйның сүзләрен чәчми-түкми генә Зифа апага җиткерәләр...

Шуннан соң Ярулла абыйны Сөләйман Йосыпов бригадасына күчерәләр... Бер«акылга утыргач», Сөләйман Йосыпов ничегрәк җырлый, дигәнгә:

-Һи-и-и җаным, әле мондый тавышлы «чырчы»ның булганы юк иде. Бер чыкканда, унны, икенче чыгуында унбишәр «чыр чырлый», тавышы, менә инде, торбадан чыгамыни, – дип, мактый башлый...

 

"КУ"  09, 2020

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев