Логотип Казан Утлары
Видео

Мәзарлыклар (видео)

ВИДЕО МОНДА.

Сөргенлек елларында (1944-1946) кырымтатар халкының 46,2 проценты һәлак булды. Сөргенлек корбаннарының күпчелеген балалар, картлар, хатын- кызлар тәшкил итте. Кырымтатар милли хәрәкәте архив документларыннан.

Әҗәл ул кемгә дә бер килә, Һәм гүргә иңәчәк җәсәдләр. Соңгы туй киләчәк, җитәчәк, Һәм артта калачак хәсрәтләр. Каберләр күкләргә бакканнар, Зиратта тып-тыныч, бар тик шом. Янәшә каберләр әйтерсең Төннәрен сөйләшә шыпыртын. Бу җирдә үсмидер тал-тирәк, Каберләр комлы чүл эчендә. Күкләрдә чайкалды йолдызлар, Туфаннар куптылар эчемдә. Хәсрәтнең бар микән чикләре? Ком чүле эчендә каберләр: Ачлыктан, суыктан, хастадан Чит җирдә гүрләргә кергәннәр… Кемнәрнең әткәсе-әнкәсе, Кемнәрнең баласы биредә. Кайнар ком өстенә күзләрдән Күпме яшь түгелгән бу җирдә. Комлы чүл эчендә каберләр! Язмышлар һай авыр, һай ачы… Кемнәр соң аларны кадерләр? Бар микән аларга догачы?

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәсе

Видео: Рәзилә Хәйретдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев