Проза

  • 28 сентябрь 2022 - 09:00
    Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
    Гәрәй-Григорий апасына, Факиһәнең өзгәләнә-өзгәләнә ераклаша барган поездның тимерле вагон тәрәзәләреннән кулын сузып, «Гә-рә-ә-й!» дип ачыргаланып кычкырган тавышы йөрәгенә уелып калганнан соң ниләр булганын, ниләр күргәнен, ничек итеп Мәскәү каласында гомер иткәнен сөйләр. Ә алар үзәкләре өзелеп тыңлар...
    3833
    0
    24
  • 27 сентябрь 2022 - 13:00
    Гөнаһлы бер көн (хикәя)
    Тик ул көн! Ул көн гомер чылбырының соңгы егерме еллык өлешенең теге очында ук калган булса да, аны хәтер төпкеленнән, томан эченнән эзлисе түгел, ул әле кичәгедәй, юк, нәкъ менә бүгенгедәй күз алдында.
    4496
    0
    4
  • 27 сентябрь 2022 - 09:00
    Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
    Энесенең зәңгәрсуланып, тире белән сөяккә генә калган йөзе. Куе керфекләр белән уратып алынган, эчкә баткан зур күзләре. Әнә ул күзләр, тәрәзә бозын эретеп ясаган түгәрәкләрдән карап, абыйсы Рамилнең хәер сорашып, кайсы булса да авылдан кайтканын көтәләр һәм, абыйсы кайтып кергәч, комсызланып, әнисе тегеп Рамилнең муенына аскан капчыкка текәлеп, аннан берәр кисәк ипи катысы чыкмасмы дип тилмереп карыйлар.
    3832
    0
    11
  • 26 сентябрь 2022 - 09:00
    Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
    Нурания карчык, итегеннән төшеп эрегән кардан ап-ак нарат идәнгә җыелган суны күреп уңайсызланып, итеген салу нияте белән кече якка чыгып китте һәм, кунаклар күпме генә көтсәләр дә, кире әйләнеп кермәде. Ярты сәгатьтән биш кабыргасы, аяк бармаклары сынган Нуранияне салган машина Теләче хастаханәсенә элдерә иде... Бигрәк тирән – өч метр тирәнлектә цементлап катырылган иде шул җилләтергә дип ачып куелган яңа нигезнең идән асты.
    4153
    0
    15
  • 25 сентябрь 2022 - 09:00
    Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
    Балаларның нәни куллары суелып бетә. Казан каласында яшәүче ерак туганнарының балаларыннан калган иске бишмәт җиңнәреннән күренеп торган беләкләре иртәнге язгы салкыннан яргаланып, «чебиләп» кызарып тора. Өчәүләшеп черәшә-черәшә, интегә-интегә, балалар салам йолкыйлар!
    4120
    0
    15
  • 24 сентябрь 2022 - 09:00
    Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)
    Иртән дә, кич тә, бер ай элек тә, бер ел элек тә өшегән бәрәңге йөзеп йөргән балык шулпасы һәм җир кебек кара дүрт йөз грамм ипи... Адәм баласы түзсә дә түзә икән. Шулай дип уйлый хәлфә. Түзәргә, ничек тә түзәргә кирәк!
    4357
    1
    19
  • 23 сентябрь 2022 - 13:00
    Көндәш (хикәя)
    Сиринә тәрәзә аша үрелеп кенә, иренең машинасы торган урынга күз салды. "Кара, һаман кузгалып китмәгән. Кызык, кемне көтә икән?" Шулчак Сиринә, авызын май кояшыдай ерып, кулына подностырмы-тәлинкәдерме тотып, каршы яктагы йортның уртадагы подъездыннан чыгып килүче Нәзирәне күреп алды һәм баскан урынында тораташ булып катып калды. Тукта, ни бу?
    9577
    0
    45
  • 23 сентябрь 2022 - 09:00
    Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)
    Инде вагон ишеге янына килеп җиткәннәр иде, менә-менә шыгрым тулы вагонга атлап керәбез дигәндә генә, әзмәвердәй берәү хатынны этеп эчкә кертеп җибәрде дә... Гәрәй хатын кулыннан өзелеп калды. Шул ара вагон ишекләре шапылдап ябылды. – Гәрә-әй! – дип кычкырды Асылбикә, үзәкләре өзелеп. – Балакаем Гәрә- ә-ә-й! – Тик аның иңрәп кычкырганын ишетүче булмады. Поезд, китәсен белдереп, өзеп-өзеп кычкыртты да акрын гына, иренеп кенә шуышып кузгалып китте...
    4847
    0
    15
  • 22 сентябрь 2022 - 13:00
    Иренка-иркәм (хикәя)
    Юк, оныта алмыйм аны... Ул заманнардан соң ничәмә-ничә ел үткән! Мин инде күптән өйләнгән кеше, балаларым үсеп җитте, оныклар йөгерешеп йөри... Әмма Иренка-Иркәм әле дә булса тынычлыкта калдырмый, көндез күз алдыма килә, төнлә төшләремә керә...
    6415
    0
    1
  • 22 сентябрь 2022 - 09:00
    Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)
    Тоткыннарны санап, бараклар саен бүлеп чыктылар. Габдрахманнар уртадагы баракларның берсенә туры килде. Такта ярыклары ачылып беткән, буй-буйлап сәндерәләр тезелгән. Баракта сасы аяк чолгавы, җир исе, тәмәке исе, тагын әллә ниткән сасы исләр килеп тора. Зөһрә, укшып, куллары белән борынын томалады. Ай-һай, монда кешеләр яши микәнни?!
    3945
    0
    17
  • 21 сентябрь 2022 - 13:00
    Ату (хикәя)
    Аның авылда бердәнбер әнисе бар. Ләкин инде бик күп еллардан бирле ул аны күргәне дә юк, хатлар да язганы булмады. Ә менә хәзер шул карт ана улының күз алдына килеп басты. "Улым, сине кая алып баралар?" дип сорады шикелле ул, баш яулыгы белән күз яшьләрен сөртә-сөртә...
    8258
    0
    9
  • 21 сентябрь 2022 - 09:00
    Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)
    – Габдрахман абзый, башланды, Зөһрәнең тулгагы башланды! Зөһрә тир белән бер-берсенә ябышкан керфекләрен көч-хәл белән ачты да хәлфәсенә карады. Габдрахман калтырана-калтырана елый иде. Хатынның җанын, йөрәген айкап, хәләлен, ятим калсалар дип, балаларын кызгану хисе, үзен шушы хәлгә төшергән, кем икәнлекләрен дә аңламаган кабахәт бәндәләргә булган ачу-нәфрәт, барысы бергә кушылып, кинәттән аның җанына, тәненә яшисе килү көче кайткандай тоелды...
    4760
    0
    17
  • 20 сентябрь 2022 - 13:00
    Йөрәкнең дүрт кылы (хикәя)
    Эче авыртып китерелгән авыруга төгәл генә диагноз куя алмадылар. Анализлардан берни дә аңлашылмый. Рентген сурәтен кат-кат караганнан соң, Вәли катгый карарга килде: кичектерергә ярамый! Авыру хатынның хәле күзгә күренеп начарая. Бу биш бала анасы иртәгә район үзәгенә алып баруны, йә баш хирург килгәнне көтеп җиткермәскә мөмкин...
    4410
    0
    14
  • 20 сентябрь 2022 - 09:00
    Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)
    Котдус картның балалары Габделәхәт, Габделкаюм, Зәкиябану, биштәрләрен асып, Казан ягына таба атладылар. Әллә салкыннан, әллә өйләрендә булган шундый тамашадан, әти-әнисенең сәкенең ике ягына утырган килеш елашып калуларыннан балаларның үзәкләре өзелде. Исән-имин күрешүләр насыйп булырмы? Алда нинди язмыш көтә?
    3930
    0
    11
  • 19 сентябрь 2022 - 09:00
    Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)
    Зөһрә озын юл килеп арыган, шешенгән аяклары белән арбадан төшә алмыйча азапланып торган арада, әвен хәтле бер ир заты килеп, арбадан сөйрәп төшерде. – Тизрәк кыймылда, Алла ишәге! Нәрсәгә дип бозаулый алмаган сыер кебек кыймылдыйсың?! – дип акырып, хатынга төбәлде. – Әле бу имгәге буаз икән. – Ул Зөһрәнең җилкәсенә шапылдатып сугып алды. – Контрлар, әле дошман арттырып үрчеп яталар! Зөһрә, аяк астына мең энә кадалгандай кычкырып җибәрде, күз аллары караңгыланып китеп, чак егылмыйча калды, тик Рәшитне кулыннан ычкындырмады...
    5180
    0
    18
Реклама