Проза
-
5 апреля 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Равил авыл башындагы инеш аркылы күпердән чыгып, калкулыкка менде, үрле җирдән урманга кадәр җәйрәп яткан болынга күз йөгертте. Сул тарафта бер төркем чегәннәр урнашкан, уңдарак, юл урманга кереп киткән якта урман авызында берәү кул болгады. Лаура! Алар, әллә нинди ара булса да, бер-берсен танырлар иде. Лаура! Равил, томырылып, шунда йөгерде. -
4 апреля 2024 - 09:00
КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (повесть)
Коры Әлфир, соңгы сәгатьләре якынлашканын сизеп, вафаты алдыннан балаларына әйтеп калдырган икән: «Тавык урамында яшәп изаландым, күзем йомылгач, мине Базар урамыныкылар тирәсенә күмегез», – дигән ди. Базар урамында элек-электән хәллерәк кешеләр яши иде. -
3 апреля 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Равилнең чегән кызын беркая җибәрмичә, аның кулын тотып, күзләренә мәңге карап торасы килде, инде күптәннән бирле җанга якын бик кадерле кешесе белән хушлашкан сыман булды. Лаура урман эченә кереп югалгач та әле, ул, авылга кайтасы килмичә, кырда бик озак басып торды. -
2 апреля 2024 - 14:00
Игелек иясе
Бу дөньяга мин тугач та Син алгансың кулыңа. Саулык, бәхет теләгәнсең Минем тормыш юлыма. -
2 апреля 2024 - 13:00
Төпчек бала (хикәя)
«Әни, син... Ничек? Кайда? Ә бала?» Баласын калдырганнан бирле йөзендә кан әсәре калмаган хатын кинәт кызара башлап җавап бирде: «Кы-зым, мин аны кырда калдырдым. Бар саны сау-сәламәт туды, тик ул интекмәсен, кызым... Кы-зым, әтиең үлгән». Өзек-өзек чыккан сүзләрдән ике куркыныч хәбәр ишетеп, яшүсмер кызның акылы томаланды. Кулындагы оекбашы идәнгә төшеп китте. «Әни, ни сөйлисең?» -
2 апреля 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (роман)
Хатны унсигез яшендә армиягә китәргә ике ай кала язды ул – бергә булган серле-могҗизалы төннән соң бер елдан артык вакыт узган иде. Аны почта аша да, башка төрле юл белән дә беркая җибәрмәде. Кайларга, нинди адрес буенча җибәрсен инде ул аны? -
1 апреля 2024 - 13:00
Кендек бабай (хикәя)
Эче авырта башлаганга күпме вакыт үтте икән? Ул вакыт төшенчәсен югалтты. Һәр авырту өянәгеннән соң хатын «бусы соңгысы булыр» дип өметләнә. Әмма авырту яңадан кабатлана... Хатын ояла, кыенсына, бу халәтен бүтәннәргә күрсәтмәскә тырышып иреннәрен тешли... Бу дөньяда бөтенесе көтмәгәндә килә икән... -
1 апреля 2024 - 09:00
ГӨЛХАНЫМ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ (повестьның дәвамы)
– Роза, менә сиңа яшь язучы Ыркаил Зәйдулла, аны яхшы гына наструклап, тәртәгә кертәсе иде. Туфан юк-бар кеше өчен кайгыртып йөрмәс. Егет әдәбият мәйданындагы чабышларда каләменнән ут чәчрәтеп алга ыргылачак гаярь акбүз ат булмагае әле. -
31 марта 2024 - 09:00
Кичке таң (дәвамы)
«Чулпан, Чулпан... Син барысын да җиңәргә тиеш, ишетәсеңме, син бик көчле бит! Синең көчең сабыеңа да, Илһамга да бик кирәк... Ишетәсеңме, Чулпан?!» Ирнең ялварулы эчке иңрәү тавышын яшь хатын ишетмәде. Чулпан үзе янында аның һәм сабыеның гомере өчен көрәшкә чыгып баскан табибларны да, шәфкать туташларын да күрмәде... -
30 марта 2024 - 09:00
Кичке таң (повесть)
Акушер-гинеколог буларак, карындагы нарасыйның тормышына куркыныч янавын ул бөтен барлыгы белән аңлый иде. Карындагы 28 атналык баланың авырлыгы бик кечкенә, ярып алган очракта, гомерен саклап калып булырмы? Яшь хатынның хәле беркадәр яхшыргандай күренсә дә, алда ни көткәнен кистереп кенә әйтү авыр... -
29 марта 2024 - 13:00
Кәҗәкәй - матур бәләкәй (хикәя)
Тормышта могҗизалы хәлләр гел янәшә дигәндәй, әллә тәмам туйдырган хуҗасыннан качып, әллә үзе яраткан тәмле үләнгә бай Карабаш тавында җәй буена иректә йөреп кыргыйланган бер карт кәҗә, «2014 нче»гә ияләште... -
29 марта 2024 - 09:00
Саҗидә (повесть)
Еллар үтә, гомер сүтә, заманасына күрә манарасы корыла. Тузар илнең җәнҗалы – үктәбер инкыйлабы әнә ничек дөньяның астын-өскә әйләндереп ташлады. Иң яманы, кешеләр сыйнфый яктан икегә бүленде, дошманлашты. Дошманнар рәтенә, ни кызганыч, моңарчы халыкка аң-белем биреп, гыйлем нуры сибүче, рухи вә әхлак пакьлеге өчен җан атып тырышучы дин әһелләре дә кертелде. Җиде бала атасы, илле сигез яшьлек Әхмәтсафа хәзрәт артыннан 1922 елның февраль аенда килделәр... -
28 марта 2024 - 13:00
Капка өйләдән соң ачыла... (хикәя)
Безнең сыер алырга җыенуыбызны да миңа күрше урам малайлары әйтеп кайтарды. Өйдә никтер ишетмәгән идем. Күрәсең, алдан кычкырганны өнәмәүче әти йортта сүз озайтмаска кушкандыр. Шул көннән мин яңа сыер кайтуын түземсезләнеп көтә башладым. Ләкин якын-тирә авылларда безгә туры килердәй сыер озак табылмады. Бүген, ниһаять, алырга киттеләр... -
28 марта 2024 - 09:00
ГӨЛХАНЫМ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ (повестьның дәвамы)
Инкарь итми Роза, хак. Ул – шагыйрьләр солтаны. Кыз җиде тоем белән сизә: киләчәген дә әдәбият белән бәйләячәк. Чиста, якты, нурлы һәм искиткеч әдәпле-инсафлы егеткә нинди җавап кирәк? Дорфа гына читкә этәреп, күңелен кайтарыргамы? Мәхәббәт – күкләр бүләге, аның һәр төене ярату-сөелү белән төйнәлгән, шул төеннәрне үтмәс пычак белән кистең-телдең ди, йә? Тик аның йөрәген яралап ни отарсың икән? -
27 марта 2024 - 13:00
Шакирның өч хатыны (хикәя)
Бер авылда яшәп, бер ирне бүлешә алмаган өч хатын өчесе дә бәхетсез иде... Алар белән бәхетен тапмаган Шакир хатыннарына үзе дә бәхет бирә алмады. Үзеңдә булмаганны башкалар белән бүлешеп булмый икән шул... Авылның беренче егете саналган Шакиргә Галия яшьли килеш кияүгә чыкты. Тик нинди бәя белән аны үзенеке иткәнен Шакир белән үзе генә беләләр...