Логотип Казан Утлары
WorldSkills Kazan 2019

Татарстан егете Айдар Минеев WorldSkills чемпионатында беренче урынны алды

WorldSkills хәрәкәтендә катнашу Айдар Минеевның гаилә традициясе. Абыйсы Альберт Минеев "Инженер дизайны CAD" Европа чемпионатында җиңгән.

("Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Прототиплар җитештерү" компетенциясендә Татарстан егете Айдар Минеев WorldSkills дөнья чемпионатында беренче урынны алды.

Айдар Чаллы көллиятенең өченче курсын тәмамлаганАңа 19 яшь. Чемпионатта су асты камерасы прототибын ясаган.

"Үз илем өчен горурлык тоям, без хәзер дөньяда прототиплар җитештерү буенча иң яхшылары. Бөтен якыннарым ярдәм итте. Тренерларга да, экспертларга да рәхмәт. Бер ел бик нык әзерләндек, нәтиҗәсе булсын дип тырыштык", - диде. Киләчәктә инженер булырга хыяллана.

WorldSkills хәрәкәтендә катнашу Айдар Минеевның гаилә традициясе. Абыйсы Альберт Минеев "Инженер дизайны CAD" Европа чемпионатында җиңгән, Абу-Дабида профессионализм өчен медальон алган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев