Логотип Казан Утлары
Якутлар табыладыр вакыт белән...

Чучка

Чучкага куштылар гөлзарда1, Арулык вә җыйнаклык сакларга.

Чучкага куштылар гөлзарда1,

Арулык вә җыйнаклык сакларга.

Әгәр шакшы түксәләр юлларга,

Чүпләсәләр почмакларны,

Барын да арындырырга һәм пакьләргә...

Дөрест,  

 Чучка

Киереп бер батман бутка,

Тулгандай бер корсагын,

Танавын мыркылдатып йөрде,

Почмактан почмакка.

Гүя шакшыларны арындырды,
Ләкин артында,

Сөйләр хәл юк,

Шундый шакшы,

Вә шундый җирәнгеч

 Эз калдырды.  

 28.02.1936 

1 Гөлзарда – чәчәклектә.      

Зөфәр МӨХӘММӘТШИН,  шигырь текстларын  басмага әзерләүче.
  

 

"КУ" 02, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев