Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Җанны телеп, кыш узганны көтәм...

Җанны телеп, кыш узганны көтәм... Ә урамда – күз ачкысыз буран!

Җанны телеп, кыш узганны көтәм...

Ә урамда – күз ачкысыз буран!

Бу салкыннар бер мәл бетәр әле,

Кар астында язлар сулый сыман.

Бар дөньяны сабырлыкка төреп,

Җир өстендә ята калын юрган.
Тыйнак кына үз вакытын көтеп,

Кар астында язлар сулый сыман.

Карлар белән эрер бар борчулар

(Явып тора алары да һаман).

Март елмаер: «Ач күзеңне» диеп, –

Кар астында язлар сулый сыман! 

Оксана Ильюп

 

"КУ" 11,2022

Фото: unsplash

Теги: шигърият татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев