Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Ниләр генә юраса да дөнья...

Ниләр генә юраса да дөнья Табигатьнең кыш сүрүе купкан.

Ниләр генә юраса да дөнья

Табигатьнең кыш сүрүе купкан.

Бәйсез күңлең языклы яз сорап,

Беркөн мине онтуыңнан куркам.

Ә син кайнар кочагыңа төреп,

Үбәсең дә кабат маңгаемнан:

«Шикләнмә!» дип, пышылдыйсың. 
Шулчак

Куркуларым юкка чыга сыман.

Үз-үземнең җүләр уйлардан да

Кочагыңда тынычлыгым табам.

Ниләр генә юраса да дөнья

Без бәхетле! Һәм без бергә һаман!

ОКСАНА ИЛЬЮП
 

"КУ" 11,2022

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев