Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Әти

Сине сагынуым шул кадәрле көчле! Ишетәсем бик килгәнгә, тавышыңны... ишетәм дә төсле...

Әти!

Сине сагынуым шул кадәрле көчле!

Ишетәсем бик килгәнгә,

тавышыңны... ишетәм дә төсле...

Җәһәт-җәһәт тезгән төпле адымнарың

Зар-интизар булам

Бер күрергә янәшәмдә тагын.

Синең акыллылык, синең сабырлыкны,

Киңәшләрең (бер аксакал бирмәс)

Һаман әле терәк итеп тоям.

Синле дөньям – башка үлчәүләрдә!

Синле дөньям – төсле кино сыман!

Ничек кенә бары бер мизгелгә

Үксез җанны кабат алдалыйсы? –

Зикер итәм...

...Нәүмизлекнең һәр сәйләне саен:

«Кайтып керер»,

«Кайтып керер»,  

«Кайтып керер»...

Туган көнем...

Син түзмәдең!

Ишектән үк колач җәеп килдең!

Бар зарыгу белән атылдым!

Синең кочак кына шундый! – бәхет үзе!

Шул тойгыны миңа... төшләремдә

Газиз бүләк итеп калдырдың...

Ландыш Равилова.

 

"КУ" 09, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев