Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Умарта (дәвамы)

Әтәч фәрештәләрне күреп кычкыра, дигәне бар иде әнисенең. Әнисе? Бәлки, ул исәндер әле? Юктыр инде... Газраил бугазыннан тоткан иде инде. Өйгә керергә кирәк, әтисе үзе генә калгандыр бит...

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Әнисе ярсыган улын ничек кенә тынычландырып карамады:
– Улым, мин монда тудым, монда үләм. Әгәр шушылай үләргә язган икән, димәк, бу – язмыш эше. Гомер иткән җиремне ташлап, чит-ят җирләрдә кагылып-сугылып яшәдең ни дә, туган туфрагыңда кагылып-сугылып яшәдең ни? Мине бу көемә кайда да кабул итмәячәкләр, ә монда ичмасам мин һәр карышны беләм...
Камил әнисен тыңлап тормады, яшь Бохарны ияртеп, Тәслимәләргә китте. Ишекне бөтен көченә тартып ачты. Бусагада кинәт пәйда булган Камилне күргәч, Тәслимә каушагандай итте. Әмма аның йөзендә курку билгесе дә, кылган гамәле өчен үкенү тойгысы да сизелми, киресенчә, мәгънәсез бер тантана бар иде. Бохарны күргәч, мыскыллы елмайган булды хәтта.
– Килерсең дигән идем... Икегез дә килгәнсез икән.
Камил бер сүз дә дәшмәде. Ул туп-туры хатынның күзләренә карап тора башлады. Энҗебикә малаена әйтәсе сүзләрен кат-кат уйлап куйган, әмма аның гипнотизёр икәнен оныткан иде Тәслимә. Буыннары йомшарып, артына утырганда гына исенә төште. Ләкин соң иде инде. Ул күзләрен йомды...
Камил аннан зур балык турында сөйләтте. Хәләф аны күргән иде һәм шул балыкны тоту турында хыялланып үлде дә инде, диде. Хәләфнең аны ничек яратуы турында әйтеп маташты. Камил Тәслимәнең гипноз астында да килделе-киттеле сүз сөйләп утыруына беркадәр аптырап калды. Шул гынамы? Шундый мәгънәсез үлем һәм шул мәгънәсез үлем аркасында
бер юаныч та китерми торган гөнаһлы гамәл һәм җинаять, дип уйлады ул әнисен күздә тотып. Болар ирле-хатынлы тилемсә булганнар икән, чиләгенә күрә капкачы, дигән нәтиҗә ясап кайтып китте. Киткәндә, Тәслимәне юри Бохар белән куркытты:
– Менә бу песи төн саен синең яныңа килеп йөриячәк, – диде.

Шул җитә калды болай да акылы авыша башлаган хатынга. Ул, чыннан да, песи күрсә, куркып чәрелдәр, төнлә урамга чыгып йөрмәс, шылт иткән тавышка да сискәнеп китә, катып кала торганга әйләнде. Тәслимәнең акылдан язуы тиз генә булмады. Башта йокыдан калды ул, аннары ашаудан. Ямьсезләнде,
бетеренде. Саташа, алмашына башлады. Аннан соң кибет төбенә килеп, очраган бер кешегә: «Хәләф зур балык тотарга китте», – дип сөйләнеп тора торганга әйләнде. Кызганды аны авыл халкы, ничә кабатласа да, беренче ишеткәндәй итеп кыланып тыңлыйлар да җитәкләп, өенә кайтарып куялар.
Энҗебикәне дә кызгандылар. Улы укуын тәмамларга киткәч, аны
ярдәмнәреннән ташламадылар. Бигрәк тә Мостафа белән Фатыйма иртә җитсә дә, кичкә керсәләр дә, сукыр хатынның хәлен белеп, кирәк-ярагын алып килеп, йомышларын йомышлап йөрер булдылар. Шул рәвешле авыл беркадәр тынычлангандай итте, Каракүл тәлинкәсе үз күчәренә төшеп әйләнә башлады дип, җиңел сулап куйдылар. Башы-ахыры шул булсын, дип, амин тоттылар.
Әмма бу Фатыймага кагылмады. Каракүлнең кыш кояшы ап-ак киңлек артына тәгәрәп кереп, дөньядан җылылыкны да, яктылыкны да алып китеп, җирне ятим итеп, үзеннән соң салкын караңгылык кына калдырган бер мизгелдә хатын бер кочак утын күтәреп, өйгә алып кереп бара иде. Кинәт башы әйләнеп китте, хәле бетте. Кочагындагы утыннары җиргә чәчелде, аяклары чалшаеп, ул һушын югалтып егылды.
Фатыймада яман шеш авыруын таптылар. Илнур аны әйбәт хастаханәләрдә дәвалап карады, ләкин файдасы тимәде. Шулай бер табибтан икенчесенә, аннан өченчесенә йөри торгач, Фатыйма дәваланудан баш тартты. Тагын бер яз, бер җәй үтте шулай. Көннән-көн ябыкты, хәлсезләнде хатын.
Көннәрдән бер көнне яман чирнең дәвалап булмастай чиккә җитүен табиб улы Илнур билгеләде. «Күп дигәндә, өч ай гомере калгандыр», диде ул, диагноз кәгазьләренә күрсәтеп. Аннан соң ярты ел үтте инде. Шуңа да Нәфисә ул кәгазьләргә ышанмады. Кыш уртасында чишмәсен уятып, саф су алып кайта. Җәйдән бик күп итеп җыеп калдырган кырык төрле үләнен шул ару суда пешереп, әнисен юындыра, кайберләреннән төнәтмә ясый.
Нәфисәнең абыйларына ышанмавының сәбәбе ул гына түгел.
Бертуктаусыз тәҗрибә җыеп, укып йөргән булалар. Имеш, Нәфисәне өйрәнәчәкләр. Ә үзләренең аны кайтып күргәннәре дә юк диярлек. Илнуры – Европада, Камил абыйсы – әле Тибетта, әле Кытайда.
Нәфисә гадәттәгечә таң белән торып, әнисенең битләрен дымлы чүпрәк белән сөртеп, чәчләрен тарап үрә. Киемнәрен, астын алыштыра. Мостафа да уянып, кызы белән хатынына комачауламас өчен кече якка чыгып, ут кабыза, мич авызыннан коры каен утын алып, чыра телә һәм кече учакка ягып җибәрә. Газ плитәсенә чәй кайнатырга куя. Фатыйманың авыр сулышын
күмеп, чытыр-чытыр утын янган тавышка чәйнек җыры кушыла. Менә алар өчәүләп яшәү белән үлем чигендә кышны чыгып баралар. Кул сузымында гына Фатыйманың үлеме йөри, кул сузымында гына яшәү җыры әле ялкын булып, әле кайнар пар булып тавыш биреп тора.
Нәфисә әнисе янындагы мәшәкатьләрне бетереп, кече якка чыккач, өстәл әзерләп, алар әтисе белән сүзсез генә диярлек иртәнге чәйне эчәләр. Шуннан соң Мостафа мал янына чыгып китә, бераздан Нәфисә дә тананы савып керә. Олы сыерлары менә-менә бозауларга тора.
– Кызым, Иркә бүгеннән дә калмас, мөгаен, күз-колак булып торырга кирәк, былтыр да бозавы үле туды, – диде Мостафа ул көнне керә-керешкә, чәй кайнаганчы абзарны урап кереп.
– Әни дә тагын да начарайган кебек тоела, мин сыер янына чыгармын, син врач чакырт әле, әти, – диде Нәфисә аңа каршы. Төне буе тыңлап ятты – Фатыйманың сулышы санаулы гына калганын нечкә күңеле бик яхшы сиземли иде аның. Мостафа «Бүгенмени?..» дигән кебек коты алынып, кызына бакты. Нәфисә карашы белән генә җавап бирде дә чәй дә эчеп тормыйча сыер янына чыгып китте. Мостафа калтырап, каушап төште.
Тукта, кызы-бердәнбере, нечкә күңелле, нәзберек җанлы Нәфисәсе ничек алай тыныч кына әйтте соң әле моны? Врач чакыртырга кирәк, Илсурга, Илнурга хәбәр бирергә... Йасин чыгарга кемгә генә әйтергә соң? Дога белгән кешесе дә калмады бит аның! Ахырзаман җиткәндә, дога укыр кеше калмас, дия иде элгәреләр. Хак микәнни?
Мостафа каударлана-каударлана телефон янына килде, ашыга-ашыга хастаханә номерын җыйды, врач Гүзәлияне чакыртты. «Тагын, тагын, хәзер, хәзер...» дия-дия улларының телефон номерларын эзләде. Ул арада Нәфисә кереп, әнисенең кулларын тотып, сулышын тыңлап, маңгаеннан үбеп чыгып китте. «Әти, анда Иркә бозаулый, бик авыр аңа, ветврач та чакыртмассыңмы?» – дип дәште ишек катыннан гына. Ашыга-ашыга каталарын кигәндә әйтте ул моны. Мостафа: «Нинди сыер кайгысы синдә? Әниеңә ярдәм кирәк, яныннан китмә, ичмасам, Йәсин укыр идең!» – дип кычкырып калды. Моңа кадәр каушауның ни икәнен белмәгән тотнаклы Мостафа җебеп төште. Каушавы шулкадәр көчле иде ки, телефоннан шалтыратам, дисә, номерларын таба алмады – күз алдында саннар сикереште, Фатыймасы янына барып бәхилләшим, дисә – сүзләр таба
алмады. Лапаска чыгып киткән кызын җилтерәтеп алып керим дип, ишеккә омтылса, әҗәл белән якалашып яткан хатынын үзен генә калдыра алмады. Аптырагач, караваты янына тезләнеп, Фатыймасының хәлсез кулын битенә терәп, үксеп еларга тотынды. Бу Мостафаның үзе хәтерләгәндә беренче елавы иде. Бераздан тагын Нәфисә керде. «Әти, Иркә үлә анда, бозавы аркылы килгән, булыш, зинһар!» – дип кычкырды ул өйалдыннан ук.
Әтисенең бөтен тәне белән калтырап елап утыруын күргәч, имәнеп китте.
– Әниең! – диде Мостафа аңа каршы. – ...Китә бит!
Нәфисә очып диярлек алар янына килде. Бер мизгелдә ул капыл
урталай ярылган фани дөньяны күңеленнән генә бизмәнгә салып өлгерде: Фатыйма күкрәге белән сулап ята, тагын берничә сулыштан соң тамагына гына калачак ул тын. Әнисенең үлеме – котылгысыз! Ә менә Иркәне алып калырга була әле, була!
Нәфисә мәче җитезлеге белән шүрлектәге Коръән китабын алып, Йасин сүрәсе язылган битне ачты да Мостафаның кулына тоттырды.
– Укы, – диде ул тыныч кына. Тегесе тыела алмыйча үксүен дәвам итә иде, Нәфисә каты итеп: – Укы! – дип җикерде. – Туктама, укы, бәлки, өлгерермен әле, – диде. Аннан соң әнисенә иелде һәм җаныннан: «Бәхил бул, әни!» дигән сүзләрне сыгып чыгарды.
Кыз җылы лапаска килеп кергәндә, олы сыерлары башын кырын
салган да авыр итеп сулап ята иде инде. Нәфисә «хәзер, хәзер», дип аның артына чыкты. «Иркә, түз, яме!» дип, җиңнәрен сызганды да эчтән генә бисмилласын укып, кулын сыерның аналыгына ук тыкты. Сыер ыңгырашып куйды, Нәфисә бозауның аякларын эзләп тапты һәм бер мәл сыерның йөрәк тибешен тыңлап торганнан соң, җан көче белән бозауны тышка тартты. «Үлмисең! – дип күкрәк ярып кычкырды ул сыерга. – Үлеп
кенә кара!» – Кыз әнисе катына килгән Әҗәл белән үзенчә әнә шулай итеп якалаша иде.
Сыер бөтен гәүдәсе белән куырылып килде. Аннан соң авыртудан
алга ыргылып куйды. Нәфисә үзендә бу кадәр көчнең каян килүен дә аңламыйча калды: бозауның яртылаш гәүдәсен күрүгә ул өчкә кадәр санады да тагын бер омтылыш ясады. Сыерның кыл кебек киерелүен тойды, шул вакытта хайванның арт аякларына терәлеп үк бозау килеп төште. Нәфисә кинәт бушап калган көчен авызлыклый алмыйча аркасы белән улакка барып бәрелде... һәм дөнья тынып калды. Бер, ике, өч... «Вә кыйна газаба ән-нар». «Вә кыйна газаба ән-нар». «Вә кыйна газаба ән-нар». – Ни өчендер «Раббанә»нең шушы сүзләренә ябышты ул. Бераздан куркып кына күзләрен ачты: лапастагы ялгыз лампочканың саран яктылыгы нәкъ сыер белән аның яңа туган бозавына төшә иде. Әле генә үлем белән яшәү арасында тартышкан ике хайван да хәрәкәтсез ята. Momento mori. Җиңдем дип шатланыргамы, юкмы? Бу мизгелдә ул бу сорауны күкрәгенә оеп укмашкан авырту итеп тоя иде, авырту исә бөтен тәненә таралган, уйлау сәләтен томалаган, ул үзе дә бармак та селкетә алмаслык итеп хәрәкәтсез калган. Тагын бераздан дөнья үз күчәренә кайтып төште. Сыер да, бозау
да исән икән – хәлсез генә булса да, сулыш алганнары ишетелә. Нәфисә шуышып кына килеп, сыерны кочаклады, аның җылы сыртына башын куйды. «Димәк, без җиңдек!» дип уйлады ул. Бүген алар, ниһаять, үлемне җиңде! Шуны раслагандай күршедәге кетәклектә әтәч кычкыра башлады. Гүя ул да бүрәнәләр аша бу якта нинди тартыш булганын сизеп торган да хәзер тантана итә иде. Әтәч фәрештәләрне күреп кычкыра, дигәне бар иде әнисенең. Әнисе? Бәлки, ул исәндер әле? Юктыр инде... Газраил бугазыннан
тоткан иде инде. Өйгә керергә кирәк, әтисе үзе генә калгандыр бит...
Нәфисә нәни бозауны әнкәсе яларлык итеп сыер каршына ук тартып китерде дә күзләрен йомып, сукыр кеше шикелле капшана-капшана, лапастан чыкты. Төш булсын иде бу, чынбарлык өчен артык кырыс адымнар дип, өйгә таба атлады.
Авырайган аякларын көчкә сөйрәп килеп керде ул. Өйдә үлем тынлыгы. «Вә кыйна газаба ән-нар». «Вә кыйна газаба ән-нар». «Вә кыйна газаба ән-нар». Нәфисә янә шушы сүзләрне кабатлый-кабатлый, әнисенең кулын битенә терәп тынып калган әтисе янына килеп басты. Мостафа әкрен генә башын күтәреп, кызына карады. Яшьләре кибеп өлгергән, ләкин күзләре кып-кызыл иде әле әтисенең. Кан баскан аларны. Нәфисә әнисенең суына
башлаган тәненә кагылды. Чәчләреннән, битеннән сыйпады.
– Син, – дип сүз башлады Мостафа кинәт. – Кансыз икәнсең. Җаның юк синең.
– Әти, алар икесе дә исән, – диде Нәфисә, пышылдап.
– Күземнән югал, – диде Мостафа, ысылдауга күчеп. – Синең кебек еланны асраганбыз бит ничә еллар буе!
– Әти...
– Дәшмә ичмасам.
Бу коточкыч сүзләр нәкъ менә шушы җан өшеткеч минутларда әйтелсә дә, әтисенең хәлен бик яхшы аңлый иде кыз. Аның, ичмасам, нәфрәтләнерлек булса да, хәле калган. Ә менә Нәфисәнең исә бу минутларда чыннан да каны каткан иде. Ул әтисенең боеруына берсүзсез буйсынып чыгып китте.
Арт бакчадан гына үзенең чаңгы юлына төште дә карга бата-чума урман ягына алдырды. Кар көртләре бот төбеннән булгач кына, урман борынына җитәрәк ул туктап калды һәм күкрәгендәге ярсуына чыдый алмыйча улап җибәрде. Нәкъ бүре кебек итеп, сузып-сузып. Баш очында кара шомырт күзле теге ак төстәге кош пәйда булганчы улады ул. Кошны күрүгә туктап калды да кайту ягына борылды. Кошка да ым кагып кына «әйдә» дигәндәй
итте. Лапаска кадәр озата барды ул кызны. Нәфисә кайтып җиткәндә, ишегалдындагы кешеләрне күреп, өйгә кермәскә булды. Туры Иркә белән бозавы янында калырга уйлады. Алар янында тынычрак та, җылы да. Әнә, әтисе үз хәленә кайткан инде – тавышы элеккечә калын ишетелә.Абыйлары барыбер кайтып җитә алмаячак – әниләренең каберен зиярәт итеп кенә китәчәкләр...

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев