Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Югалтулар

Югалттым мин хәтта югалтулар санын.

Югалттым мин яшьлегемнең яшеллеген,

Кабатланмас шау язларның исен.

Берәм-берәм җуйдым дусларымны,

Борчу белмәс шат көннәрнең төсен.

Хыялларның югалтканмын күпчелеген,

Онытканмын сагышланмас өчен.

Сабыйлыгым җуйган күңелемнең

Кайда киткән канатланыр көче.

Газизләрнең күпмеләре озатылган,

Юклыклары били җәйләремнең таңын.

Җуйган җаннар, хисләр, ямьнәр бихисаптыр,

Югалттым мин хәтта югалтулар санын.

Ландыш Равилова
 

 

"КУ" 09, 2022

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев