Логотип Казан Утлары
Казан утларына - 95 ел

АБ-225

– Кара аны, иптәш Абдуллин, винтовканың сериясе синең инициалга бик килешле АБ, саны – 225, сиңа тик 225 немецны үтереп инициал янына өстәргә генә кала, – диде.

ОЧЕРК

Минем снайперлар ротасына яңа гына килгән көннәремнең берсе иде. Кичке тикшерүдән соң рота командиры лейтенант Буров:

– Иртәгә АБ-225кә багышланган кичә булачак, әзерләнегез, иптәшләр, – диде.

Янымда басып торган иптәшләр һәммәсе бер авыздан:

– Бик яхшы, була ул. Без һөнәрне күрсәтербез, – дип җавап бирделәр.

Димәк, кичә булачак. Нинди көн соң иртәгә? 23 июль. Нәрсә соң ул АБ-225? Һөнәрне күрсәтегез, хәзерләнегез, – ди лейтенант. Димәк, кичә кызыклы вакыйгаларга бай булачак. Кичәнең артистлары да минем янда ук басып торалар. Шулай да ни өчен соң кичә АБ-225кә багышлана? Полкның да, дивизиянең дә номеры алай түгел.

Гомумән, мине кызыксынулы борчу биләп алды. Иптәшләрдән бу санның һәм кичәнең серен сорыйм, ә алар, тирән сер саклаган кыяфәттә, хәйләкәр елмаялар гына.

– Әле син белмисеңмени? Алайса күрерсең, кызык ул. Минем белән беренче көнне үк танышып өлгергән татар егете Абдуллин да, кара кашларын сикертеп:

– Ашыкма, якташ, иртәгә күрерсең, – дип шаяртып кына җавап бирде.

Ә икенче көнне иптәшләр хәзерләнә үк башладылар, һәркем төймәсен ялтырата, итекләр чистарта. Абдуллин әллә кайчан итеген дә, төймәләрен дә чистартып өлгергән, ак якачыгы аңа аеруча матурлык биреп тора. Ул ыспай гына йөри. Гармунчы егет баянны ыңгыраштыра, бер төркем егетләр аңа кушылып яңа бер көйне өйрәнәләр. Музыка тавышы күңелләрне кузгата, солдатны казармалардан тышка, кояш янына чакыра кебек, көйне озак итеп тыңлыйсы килә, уйлар еракка, авыл урамына, сабан туенда кызларны биетеп утырган чакларга китә...

Димәк, бүген концерт була. Мин дә, итекнең «җанын алганчы» сукно белән ышкып, кояш нурлары итеккә төшкән чакта туры почмак ясап, икенче бер караңгы урынга шәүләсен җибәрерлек иттем. Көтеп йөрим. Биеп ташларга да ният юк түгел. Югарыдан кунаклар да килергә тиешлеген ишеттем.

Көтелмәгән минутлар килеп җитте, без ял иткән район үзәгенең клубында кичә башланды. Мин ни күрәм? Президиумда Абдуллин да утыра, ниндидер полковник аның белән нәрсә турындадыр сөйләшә, алар көлешәләр. Ә стенада Абдуллинның рәсеме. Безнең ротаның командиры кичәне ача һәм һәркемгә ишетелерлек итеп:

– Данлыклы снайперыбыз гвардияче өлкән сержант Абдуллин Бәхетгәрәйнең 225 немецны үтерүенә һәм аның икенче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнүенә багышланган кичәне ачык дип саныйм, иптәшләр, – диде.

Залда «ура» тавышлары һәм: «рәхмәт сиңа, батыр Абдуллин». «Батыр снайперга кайнар сәлам!» – дигән сүзләр яңгырады. Абдуллинның сугышчан дуслары, бер-бер артлы сүз алып, аны тәбрик иттеләр һәм котладылар. Мин дә, серле санның ачылуын күреп, якташымны тәбрик иттем, уңыш теләдем.

Билгесез полковник Абдуллинны Икенче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләү турындагы приказны укыды һәм залдагы кул чабулар, тәбрик тавышлары астында үз кулы белән орденны атаклы снайперның күкрәгенә кадады. Абдуллин, полковникның кулын кысып:

– Рәхмәт бөек ватаныма, бу соңгы орден булмас, – дип, елмаеп җавап бирде.

Аның сүзләре тагын залга ыргытылган девиз булып яңгырадылар, залдагылар аны тагын алкышладылар. Абдуллинның күкрәгендә балкыган Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә Дан орденнары һәм «Батырлык өчен», «Сталинград оборонасы өчен» медальләре янында тагын бер орден артты. Аның күкрәгендә – сугышчан юлы. «Гвардия» һәм «Отличный снайпер» значоклары, яралану билгеләре...

Абдуллин үзе чибәр генә егет. Урта буйлы, калку күкрәкле, кара бөдрә чәчле. Үткен шомырт кара күзләре өстендәге кыйгач, кара кашларын сагынып җырлаган кызлар аз түгелдер.

Абдуллин аяк өстендә, елмаеп залга карый, уң кулын күтәреп, үзен тәбрикләүчеләргә рәхмәт белдерә. Менә аның тавышы залны яңгыратты:

– Сталинград өчен каты көрәшләр башланган вакытта мин, снайперлар мәктәбен тәмамлап, фронтка килдем. Безнең командир, миңа снайперлар винтовкасын биреп:

– Кара аны, иптәш Абдуллин, винтовканың сериясе синең инициалга бик килешле АБ, саны – 225, сиңа тик 225 немецны үтереп инициал янына өстәргә генә кала, – диде. Бу сүзләр мине, чыннан да, ашкындырдылар, беренче көнне мин өч немецны үтердем, икенче «ау»да тагын биш немец дөмекте. Янган танк эчендә өч көнгә сузылган «авымда» безнең якка үрмәләгән немецларны чүпләп яттым. Тик санбатка алып барган чакта гына, өч көндә 28 немецны үтерүемне исәпләп, яра газапларын онытып, чын күңелемнән шатландым. Кыскасы, түбәндәгечә: Сталинград далаларында – 61 немец, Орёл өлкәсендә – 114, Белоруссиядә – 38, Польшада – 12.

Ничек сугышканымны күрдегез, арагызда үстем. Бирелгән бурычны намус белән үтәү өчен тырышуым, Ватан алдында үземне җаваплы сизүем нәтиҗәсендә, илемнең хөрмәтләвенә ирештем, моның өчен мине үстергән Ватаным, Бөек Сталинга рәхмәт! Һәрвакыт миндә шушы АБ серияле, саны 225ле винтовка булды, һәрвакыт АБ инициаллы снайпер охотага йөрде һәм 225не тигезләде.

Залда күңелле көлү, алкышлар.

Мин дә 225нең серен тәмам аңладым. Кичә бик күңелле үтте, сынатмаска тырышып, кичәдә бик яхшылап биеп тә ташладым. Казармага мин Абдуллин белән бергә кайттым.

– Дус булып йөрисең тагын, ә миңа моңа чаклы сөйләгәнең дә юк иде, – диюемә, ул шаркылдап көлде:

– Мактанып булмый инде ул, үзең кызыксынып сорамагач, – диде. Мин, үземнең гаепле булуымны сизеп:

– Мин каян белим синең бөтен фронтка данлыклы булуыңны, – дип куйдым.  

***

Кайчандыр Минзәлә районында гади колхозчы булып эшләп йөргән Татарстан егете, хәзер Висла елгасын узып, Польша җирендә сугышчан юлын дәвам итә.

Аның винтовкасы 225 нче номерлы булып калса да, үтерелгән немецлар саны күптән үк артып китте инде.

Килер көннәр, сугышып үткән юллары аша Абдуллин сөекле Идел буена ашыгыр. Аны поляклар озатып:

– Безне азат итүче ул, – диярләр. Белорус халкы аны:

– Таныш егет, безнең герой ул, – дип ихтирамлап озатып калыр. Орёл җирендә ул үзе узган җирләрнең «үзе куганын» тагын татып, халыкның рәхмәтен алыр. Сталинград урамнары аша горур атлап үтәр, Сталинград халкы аңа хөрмәт белән карар.

Татарстан аны олылап каршы алыр, түрдәге иң кадерле урынын күрсәтер, сыен-хөрмәтен куяр, әнкәсе, ике күзен талдырып көткән бердәнбер улын каршына утыртып, туйганчы карар һәм:

– Я, улым, сөйлә, ниләр күрдең, ничек сугыштың? – дигәч, Бәхетгәрәй шушы гади татар егетенә багышланган шатлыклы кичә турында да сөйләр.

Зәкәрия АХМЕРОВ.

«Совет әдәбияты», 1944 ел, №10.

"КУ" 08, 2016

Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев