Логотип Казан Утлары
Юмор-сатира

Колхоз кассиры Кәүсәрия һәм банкомат

Кәүсәрия дигәннән, бу ул түгел, бу аның образы – хәзерге заман таләпләренә туры китереп ясалган могҗизалы дүрт читле тартма – Банкомат кына. Элеккеге заман белән бүгенге көнне чагыштырып алдым.

1987 ел. Советлар Союзы чоры. Кассир Кәүсәрия сбербанкка колхозчылар өчен хезмәт хакы алырга киткән дигән хәбәр яшен тизлегендә авыл өстенә таралды. Озак та үтми йөзләрендә шатлык нуры балкыган колхозчылар берәм-берәм хуҗалык идарәсе каршына җыела башлады. Бу вакытта Кәүсәрия алар өчен колхоз рәисеннән дә, баш бухгалтердан да өстен, зур абруйлы шәхес булып тоелды. Төркем-төркем баскан колхозчыларның авызында сүз гел кассир һәм хезмәт хакы турында барды:

- Ходай җиңеллек бирсен инде үзенә, үткән айдагыча банктан буш кайтмаса ярар иде, Кәүсәребез, – дигән өметләр багладылар аңа.

Шундый уйларга чуалып, беренче булырга тырышып, әрсезрәкләр кассаның каршында бер-бересен этә-төртә чират ала башладылар. Берәр сәгать чамасы үткәннән соң ниһаять:

- Акча килде, акча килде, кассирга яшел юл, юл бирегез касссссирга! – дигән шатлыклы тавышлар көчле бер лозунг кебек яңгырады. Юлда хәлдән тайган Кәүсәр, халык төркемен ерып, кулындагы акча тулы зур сумкасы белән көчкә үз бүлмәсенә кереп югалды һәм шактый тынлык урнашты. Колхозчыларның кайберләре озаксынып :

- Сеңел ач инде, ач тәрәзәңне, эш хакыбызны көтә-көтә ялыктык бит инде. Эх, кайчан бездә тәртип булыр икән, - диеп кычкырындылар.Тавышлар көчәйгәннән-көчәя барды һәм шушы зарланулардан соң тылсымлы касса тәрәзәсе, матур әкияттәгедәй шыгырдап, ачылып китте. Хезмәт хакы алырга килүчеләр рәхәтләнеп сулап куйдылар...

Аннан соң и тотынды, тотынды этеш-төртеш, әйтерсең лә кассаны штурмалау башланды. Моның нәтиҗәсендә, дулкын-дулкын булып тибрәлгән халык өермәсе эченнән беренче булып эш хакын алучылар тиз арада бөке сыман читткә очып чыктылар. Бу мизгелдә алардан да бәхетлерәк кеше юк иде.

Касса тәрәзәсе төбендә берәүләр: "Ник безгә эш хакын әз язганнар?" – дигәч, кассир аларны аңлатмалар алырга дип икенче катка, баш бухгалтерга, җибәрде. Тегеләр аннан төшкәнче алган чиратларыннан җилләр искән иде инде.

Чиратлылар һөҗүме дәвам итте, тавышлар кызганнан-кыза барды. Эш хакы алучылар арасында ыгы-зыгы, ризасылык тагын да купты: “Кәүсәр, Кәүсәр зинһар мине, мине беренче җибәр! –дигән ялварулар ишетелде. – Чык, кит аннан, бас чиратка, колхозда өч көн генә эшлисең..."

Бүре, Төлке, Саескан, Кәҗә дигән кушаматлар, үртәүләр яңгырап торды коридорда. Хезмәт хакы алырга килүчеләр арасында чигелдәк кадәрле кечкенә генә бер апа бу хәлне күзәткәннән соң: "Ыланнар, мин булдыралмыймын, бу тамаша эченә кереп акчамны алалмыймын, мине монда кысып үтерүләре ихтимал", - дип өенә үк кайтып китте.

“Кассирыбыз Кәүсәргә Ходай түземлек бирсен, ничек бу хәлгә түзә икән мескен”, –дип кызганучылар да булды.

Колхоз кассасы янындагы бу тамаша биш сәгать чамасы дәвам итте. Чират куәте тора-бара сүнгәннән-сүнде һәм төнге сәгать унда, ниһаять, колхозчылар, тулаем хезмәт хакы алып, өйләренә таралды. Ул кичне хәлдән тайган Кәүсәр: "Шөкер тагын бер айга котылдым болардан", - дип көч-хәл белән өенә кайтып китте.

2017 ел. Ул көннәрдән соң утыз ел сизелми дә үтеп киткән. Мин кассир Кәүсәрияне “Пятерочка” кибетендә очраттым. Ул һаман шул ук эштә кешеләргә хезмәт хакы бирә. Юк.. Юк ... Кәүсәрия дигәннән бу ул түгел, бу аның образы - хәзерге заман таләпләренә туры китереп ясалган могҗизалы дүрт читле тартма - Банкомат кына. Гомумән шушы тартма каршына килеп баскач әлеге әсәрем туды һәм мин элеккеге заман белән бүгенге көнне чагыштырып алдым.

Банкомат ул үз эшен, үз вазифасын бик төгәл башкара. Аның тәрәзәсендә “Баланс карты”, “Какими купюрами выдатъ”, “Другая сумма”, - дигән язулар чыга һәм бер-берсен белмәгән кешеләр, үзара аралашмыйча, сүз кушмыйча гына акчаларын алалар да салкын гына китеп баралар. Кушамат кычкыру дигән нәрсә дә юк монда.

Элек, хезмәт хакы алган көннәрдә, касса төбендә булса да күрешә торган идек. Үзара бердәмлек, табигый җылылык, бер-берсенә ярдәмчелек сыйфатлары яши иде. Ә хәзер, банкоматлар, җансыз тартмалар күбәйгән саен, көннән-көн араларыбыз ерагая.

 

"КУ" 11, 2017

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев