Логотип Казан Утлары

Арча районында Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновны искә алдылар

24 сентября 2020 - 10:48
11142
0
3

Тууына 95 ел тулу уңаеннан Арча районында Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновны искә алдылар, Арча зиратында каберен зиярәт кылдылар. Әдипнең, хатыны Гөлшахидә ханымның, уллары Рәшитнең (барысы да Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары) рухына Корьән багышланды. Аннары кунаклар Г.Ахунов укыган Казанбаш мәктәбендә укучылар белән очраштылар, Кечкенә Өчиле авылында Ахун чишмәсендә булдылар. Соңыннан районның Сәнгать мәктәбендә яшь иҗатчыларга Гариф Ахунов премияләрен тапшыру тантанасында катнаштылар.

Галерея

Нет комментариев